ЯҢАЛЫКЛАР


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

29 августта, яңа уку елы башланыр алдыннан, илнең мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә һава тревогасы вакытында нәрсә эшләргә икәнлеге турында Бөтенроссия өйрәнүләре старт алды.

 

Казанда яңа уку елыннан 184 мәктәп ашханәсе ресторан форматында эшләячәк .

“Гаилә елына” багышланган чаралар циклы кысаларында Чирмешән районының “Орион” яшьләр үзәге мәйданчыгында “Опекун һәм попечитель гаиләләрендә балалар мәнфәгатьләрен яклау” темасына түгәрәк өстәл узды.

Быелгы җәйдә Казанда Балалар тимер юлында 612 бала практика үтте.

«Иң яхшы туган тел һәм әдәбияты укытучысы - 2024» Бөтенроссия һөнәри конкурсының дистанцион этабына йомгак ясалды.

Белем көне алдыннан “Нәфис” хәйрия фонды 900 беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары тутырылган букчалар бүләк итте.

Тәтештә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына портфельләр тапшырдылар.

Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылында “Мәдәният” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында модель китапханә ачылды.

"Мәктәпкә бокс" Татарстан проекты бөтен Россиягә җәелдерелә.

Апаста “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында әтиләре махсус операцияләрдә булган 20 укучыга, шулай ук авыр хәлдә калган гаилә балаларына мәктәп кирәк-яраклары һәм портфельләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International