ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Түбән Каманың 32 нче гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән чираттагы акция башланды. Алар хәрбиләр өчен даими рәвештә гуманитар ярдәм җыя.  Фронт линиясендәге хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү гимназия эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Пектин азык-төлек һәм фармацевтика сәнәгатендә киң кулланыла. Тикшеренүчеләр аның нигезендә калий һәм натрий кобальт-полигалактуронатын, шулай ук аларның 1:1 нисбәтендә фармакологик композициясен синтезлаганнар. Барлык алынган матдәләр дә суда яхшы эри, бу биоүтемлелек һәм алга таба медицинада куллану өчен мөһим.

Казанда 6 нчы гимназиянең хоккей мәйданчыгында дусларча турнир узды. Мәктәп командасы белән бергә "Ак Барс" хоккей клубы спортчылары бозга  чыкты.

2026 елның 28 гыйнварында 250дән артык катнашучы, шул исәптән КФУ студентлары, көллият укучылары, Казан мәктәпләре укучылары, укытучылар, ата-аналар, кыскасы,  поляр тикшеренүләр белән кызыксынучылар, Антарктиданың рус диңгезчеләре тарафыннан ачылуына 206 ел тулуга багышланган чарага җыелды.


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

28 гыйнварда Мәскәүдә педагогик хезмәткәрләр өчен  “Россиянең  ел методисты” беренче Бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды. Конкурста илнең 82 төбәгеннән 1800 педагог катнашты. Финалда Татарстан Республикасыннан Минзәлә шәһәренең “Зоренька” 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе  Анастасия Владимировна Чекардова  катнашты.

Түбән Камада Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиягә капиталь ремонт башланды. Хәзерге вакытта эшләр11%ка үтәлгән.

«Пойдем с нами» автоном коммерцияле булмаган оешма 2026 елның 1 февраленнән 10 апреленә кадәр яшь хәбәрчеләрнең "ЮНКОР-2026" VII ачык онлайн-конкурсын үткәрә. Проект 2020 елдан гамәлгә ашырыла һәм Россия төбәкләре  һәм якын чит илләрдән балалар һәм яшьләрне берләштерә.

Иннополис лицееның 7 нче һәм 8-10 нчы сыйныфларына керүчеләр өчен электрон теркәлү ачылды. Гаризаны онлайн рәвештә lyceuminnopolis.ru рәсми сайтында ("Поступатель" бүлеге) бирергә мөмкин. Абитуриентларга уңайлы булсын өчен теркәлү процессы буенча кыска видеоинструкция әзерләнгән.

Бүген, 2026 елның 28 гыйнварында, бердәм дәүләт имтиханын үткәрү технологиясен эшкәртү буенча бөтенроссия тренировка чарасы узды.

 

КНИТУ-КАИ уйлап табуга 2025 елда бирелгән гаризалар саны буенча Россиянең иң актив югары уку йортлары дүртлегенә керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International