Татарстан Республикасы Луганск Халык Республикасының шефллыкка алынган шәһәрләре - Лисичанск һәм Рубежный мәгариф учреждениеләренә уку дәреслекләрен тапшырды. Мәктәпләргә укытуның барлык дәрәҗәләре өчен дәреслек комплектлары килде - башлангыч мәктәптән алып чыгарылыш сыйныфларга кадәр, шулай ук, предметларны тирәнтен өйрәнү өчен материаллар да тибәрелде.
Менделеевскида химия һәм химия технологиясе буенча «Менделеев токымы» олимпиадасының финал этабы 28 февральдән 3 мартка кадәр узачак. Анда илнең 20 төбәгеннән 70тән артык укучы катнашыр дип көтелә.
Татарстанда , 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика конкурсында җиңү яулаган укытучылары булган мәгариф оешмалары җитәкчеләренә 30 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган премия кертергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта республика Министрлар Кабинетының тиешле карары проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.
Бүләкләү тантанасы Б.Рамиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Конкурста җиңүчеләргә 500 мең сум акчалата премия тапшырылачак.
Гаризалар 27 февральгә кадәр кабул ителә.
Барлык кирәкле документларны «Стипендия аспирантам и адъюнктам» порталында бирергә була: https://aspirant.extech.ru/.
28 гыйнвар көнне Мәскәүнең Ак залында XXXIV Халыкара Раштуа укулары кысаларында "Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә рухи-әхлакый агарту һәм православие мәгарифе" дигән түгәрәк өстәл узды.
“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Владимир Якушев һәм РФ мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләр, балалар бакчалары һәм көллиятләрне капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру, шулай ук гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын төзү буенча штаб утырышын уздырды. Чарада 2025 елга нәтиҗә ясадылар һәм алдагы планнар турында фикер алыштылар.
Татарстанда быел 16 районның 35 мәктәбендә агротехнологик сыйныфлар ачу планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Татарстан Республикасы Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XXVI съездында хәбәр итте.
Быел янгын сүндерү-коткару спорты оешуга 89 ел тула. Профессионаллар өчен гамәли дисциплинадан ул динамик бөтенроссия һәм халыкара спорт төренә әверелде. Бу уникаль юнәлеш, чемпионнарны тәрбияләү генә түгел, балаларда сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыра, команда рухын үстерә һәм булачак һөнәрне сайлауда ярдәм итә.
СИБУР экосукмагы Казан мәктәп укучылары өчен популяр мәгариф киңлекләренең берсенә әверелде. Биредә ачылганнан бирле Казанның Киров һәм Мәскәү районнарындагы мәктәпләрнең меңнән артык укучы булган. Биология дәресләре ачык һавада ел әйләнәсе уза: программалар сезонга һәм яшькә карап җайлаштырылган, шуңа күрә танып белү экскурсияләре кышын да дәвам итә.