Татарстан 2021 елда төбәкләрне фәнни-технологик үстерү илкүләм рейтингы лидерлары рәтенә керде. Рейтинг РФ Хөкүмәте каршындагы фәнни-технологик үсеш комиссиясе һәм Фән буенча Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышында тәкъдим ителде.
Бүген, 16 нчы ноябрьдә, «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин рәислегендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре, 2022-2023 уку елында контроль-үлчәү материалларына һәм бәяләү процедураларына төзәтмәләр кертү» темасы буенча семинар-киңәшмә узды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты каршындагы мәгариф һәм фән советының чираттагы утырышын үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, вуз ректорлары катнашты.
Олимпиада республиканың 24 гомуми белем бирү предметы буенча алдан билгеләнгән база мәйданчыкларында үтәчәк.
«Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 15 нче ноябрьдә Татарстанда «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона базасында өченче «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәген ачу тантанасы булды.
Конкурс 7-11 сыйныф укучылары өчен "ДД конкурсы" сервисында кулланыла торган “Мин - укучы" (iOS һәм Android өчен мөмкин булган) кушымта профилендә эшләтеп җибәрелгән.
2022 елның октябрендә педагогик хезмәткәрләргә документация йөкләнеше мәсьәләләре буенча Рособрнадзорның кайнар линиясенә 27 мөрәҗәгать килгән. Аларның 15 е РФ субъектларының башкарма хакимияте органнарына карауга җибәрелгән, тугыз мөрәҗәгать буенча тиешле аңлатмалар, тагын өч мөрәҗәгатьтә куелган сораулар кайнар линия тематикасы кысаларына туры килми.
Мәгариф һәм фән министрлыгы "Россия Федерациясендә мәгариф турында" федераль закон проектына үзгәрешләр кертте, алар биш-алты еллык югары уку йорты белемен , специалитетны аерып чыгаралар һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга магистратурасына бюджет урыннарына керергә хокук бирәләр.
Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре соңгы өч ел дәвамында федераль һәм республика дәрәҗәсендәге 50 млн сумнан артык грант отты.
42 нче мәктәпнең психологик-педагогик сыйныф укучылары, Бөтенроссия яшүсмерләр педагогия форумында, “Орленок” Бөтенроссия балалар үзәгендә булдылар. Анда Россиянең 81 төбәгеннән 300 укучы катнашты.