Чаллыда 69 нчы микрорайонда гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Хәзерге вакытта объектның әзерлеге 22% тәшкил итә.
2022/2023 уку елына Татарстан вузларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча 20 788 бюджет урыны бүлеп бирелгән.
«Информатика» һәм «Математика» фәннәрен укытуны камилләштерү буенча эшче төркемнең финал утырышында әлеге фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча уку-укыту программалары тәкъдим ителде.
16 апрельдән 22 апрельгә кадәр Екатеринбургта Физик культура буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
"Белем" Россия җәмгыяте РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә "Белемең белән уртаклаш. Яңа офыклар" дип аталган бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясен башлап җибәрә, ул 25 апрельдән 29 апрельгә кадәр бөтен Россия буенча мәктәпләрдә узачак.
27 апрельдә «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында мәктәп спорт клубларының (ШСК уеннары) Бөтенроссия спорт уеннарын ачу тантанасы узачак, анда Россия Федерациясенең 56 субъектыннан 896 укучы катнашачак.
2022/23 уку елында чит ил мәктәпләрендә белем бирү өчен «Россия укытучысы чит илдә» гуманитар проектына гаризалар кабул итү башланды. Проект биш ел дәвамында Россия укытучылары 43 меңнән артык чит ил укучысын укыткан. Проект дөньяда рус телен һәм Россия мәгарифен популярлаштыруга юнәлтелгән һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
28 апрельдә «Россия Федерациясендә методик хезмәтне үстерү» Бөтенроссия киңәшмәсе узачак, анда Россиянең 84 төбәгеннән 450дән артык вәкил катнашачак.
Россия хөкүмәте вузларны тикшерү өчен мораторий кертте. Бу хакта пәнҗешәмбе көнне Югары белем өлкәсе вәкилләре белән очрашуда Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков хәбәр итте.
22 апрельдә 11:00 сәгатьтә "Энергия" Мәскәү асты көллияте мәйданчыгында "Профессионалитет" стратегик инициативасын тәкъдир итү узачак.