РФ Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында 5-7 нче сыйныф укучылары - «Зур үзгәреш» конкурсы финалистлары белән очрашты, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы. Ул проект Россиянең эре шәһәрләре һәм илнең кечерәк торак пунктларыннан 2,5 млн га якын яшь гражданын берләштерде дип билгеләп үтте.
Мәктәпләрдә финанс белеме бирү мәҗбүри булачак, дип хәбәр итә Россия Банкы матбугат хезмәте.
Чемпионатта Россиянең барлык төбәкләреннән дә вәкилләр катнашачак, аларга дистанцион режимда БДБ һәм Азия-Тын океан төбәге илләреннән конкурсантлар һәм экспертлар кушылачак.
15 июльдә "Җирнең полюслары" Халыкара гуманитар-агарту үзәге "Полюс Земли" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган логотип төзү буенча конкурс старт ала.
РФ Хөкүмәте балалар һәм спорт мәйданчыклары төзү һәм төзекләндерү өчен 1 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәк, диде , Россия министрлар кабинеты утырышында Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин.
25 июньдә үткән «Выпускной - 2021» Бөтенроссия онлайн-бәйрәме бөтен ил укучыларын һәм укытучыларын берләштерде. Трансляция "Выпускной2021" порталында (сылтама - выпускник21.рф) Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган иде. Тамашачылар күренекле уйлап табучыларны, спортчыларны, конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләрне, Россия хәрәкәте активистларын күрделәр. Онлайн-трансляцияне 1 миллионнан артык кеше карады.
Татарстан БДИның йөз баллы укучылары саны буенча Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булды. Бу хакта Рособрнадзор сайтында хәбәр ителә.
Балык Бистәсе районының Котлы Бүкәш мәктәбендә «Мәгариф» милли проекты кысаларында ачылган «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге уңышлы эшли.
Республика мәгариф учреждениеләрендә капиталь ремонт планы яртысыннан артыгы төгәлләнде. 2021 елда бу эшләргә 2 млрд сум акча каралган.
"Без бүген Казанда атлет-лидерлар съездын уздырабыз. Мондый чаралар ел башыннан уздырыла. Балалар бөтен Россия буенча онлайн-режимда чыгыш ясадылар, Бөтендөнья уеннары алдыннан махсус олимпиада программасы буенча үз проектларын якладылар. Казанга килеп квалификацияләрен күтәрү өчен 15 иң яхшы атлет сайлап алынды. Бүген лидерлар советының беренче утырышы узачак", - дип хәбәр итте журналистларга Россиядә махсус олимпиада генераль директоры Егор Лебедев.