ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга

Диктант космик белемнәрнең төрле өлкәләренә кагыла торган 30 сораудан тора.

Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары балаларын беренче сыйныфка укырга кабул итүгә документлар тапшыру өчен бер тәүлек алдан чират ала башладылар.


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин эш визиты белән Актаныш муниципаль районында булды. Нәкъ менә шушы районда 2021 елның мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе узачак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы якшәмбе мәктәпләре бүлекләре челтәрен киңәйтә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова Чаллыда ТР Халыклары ассамблеясы советының күчмә утырышында хәбәр итте.

 

Татарстанда мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау буенча яңа программа гамәлгә ашырылачак, аңа 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин сөйләде.

КНИТУ-КАИ оештырган, физика буенча авиатөзүче  В.А. Окулов исемендәге мәктәп олимпиадасына йомгак ясалды.

5 апрель көнне Әлмәт районының Р.Г. Галиев исемендәге Сөләй урта мәктәбе укытучылары һәм яшь шагыйрьләре шагыйрә Клара Булатовада кунакта булдылар.

 

Апас муниципаль районында ай дәвамында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен “Без традицияләргә тугры” төбәкара конкурс-акция узды. Конкурста ата-аналарның да катнашуы күз уңында тотылды.

Әлмәттә «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсының зона этабы узды. Чара Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия базасында оештырылды.

Быел «Тынычлык атомы» Бөтенроссия студентлар төзелешенә йөздән артык гариза бирелгән иде, һәм бары тик 38 отряд кына, кискен көндәшлекне җиңеп, конкурс сайлавы аша уза алды. Алар арасында Татарстаннан КГАСУ СО Штабына караган ике отряд кына бар, болар – "Ирбис" һәм "Казан" студентлар төзелеш отрядлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International