ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казан сәүдә-икътисад техникумы төзелүенә 50 ел тулуны билгеләп үтә. Техникумда айдан артык дәвам итә торган бәйрәм чаралары 12 мартта Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында тантаналы концерт белән тәмамлана.

«Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының зона этабына йомгак ясалды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 100дән артык педагогы катнашты.

11 мартта Казан шәһәре Совет районының 187 нче күппрофильле лицеенда «Тел сагында — ир-егетләр» педагогик уен-конкурсы узачак. Конкурсны оештыручы — Казан шәһәре мәгариф идарәсе. Турнир 2017 елдан бирле үткәрелә. Анда төрле фәннәрдән татар телендә белем бирүче укытучы ир-егетләр катнаша.

Элеккеге нормалар буенча, ятимнәр һәм башка социаль якланмаган балалар өчен ташламалар быелның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булды. Ягъни, канунга төзәтмәләрсез быел ук ятим һәм инвалидларга гомуми нигезләрдә укырга туры килер иде, ә югары уку йортларында махсус ятимнәр квоталары юкка чыгар иде. Ләкин бу алай булмаячак.

4-9 март көннәрендә Зәй районы мәгариф оешмаларында «Туган як тарихы» дип исемләнгән видеодәрес конкурсы узды.

Халыкара сервис көллияте базасында «ХІХ-ХХ гасырларда туган як язучылары иҗатында патриотик лирика» дип исемләнгән полилингваль уку буенча республика конкурсы узды. Шигъри турнирда һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнашты.

3 февральдә республиканың барлык муниципаль районнарында Идел буе федераль округының мәктәп укучылары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» Интеллектуаль олимпиадасының сайлап алу турлары үтте.

Алабуга районында мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарының республика этабы финалы узды.

Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары штат режимында киләчәк өчен пилотсыз очкыч җайланмасын сынап карадылар. Бу вакыйга киләчәктә техникумда яңа юнәлеш ачылуга багышланган иде. Булачак инженерларның эшен укытучы Алик Сәгыйтов җитәкли.

«Газпром» ГАҖ  9 – 11 сыйныф укучыларын «Газпром» мәктәп укучыларының Тармак олимпиадасында катнашырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International