ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2021 ел
җомга

Түбән Кама балалар йортында героик-патриотик тәрбия бирү буенча акция узды. Ай дәвамында учреждениедә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үткәрелде. Акциянең соңгы аккорды булып хәрби җырларны сәхнәләштерү буенча конкурс үтте.

Мәскәүдә 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча Ачык олимпиада узды. Анда Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары абсолют җиңүче булдылар.

2021 елның 1 февраленнән 31 мартына кадәр КНИТУ базасында көллият һәм югары уку йортлары студентлары һәм 7-11 сыйныф укучылары арасында IV Бөтенроссия (халыкара катнашу белән) олимпиадасы узачак.

Татарстанның белем бирү оешмаларында бер ел эчендә 101 яшь педагогка артты. Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында шундый саннар яңгырады.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Быел 1 сентябрьдә «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексының шәһәрдән читтәге өстәмә белем бирү үзәген ачарга җыеналар. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова билингваль мәктәптә түгәрәк өстәлдә хәбәр итте.   

Спас районында педагогик идеяләр ярминкәсе узды, анда 16 мәктәпкәчә учреждениедән 23 педагог катнашты.

Идел буе районының 78 нче лицее укучылары өчен батырлык дәресен 1 нче ранг капитаны, “Казан” атом су асты көймәсе командиры Александр Бекетов үткәрде. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.

Әлмәттә 29 нчы «Лукоморье» балалар бакчасы базасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган төбәк  семинар-практикумы узды.

Мамадышның шәһәр лицеенда укучылар арасында сафлар һәм җырлар смотрының традицион конкурсы узды. Чарада  кунаклар – үз командасы белән Тәкәнеш авыл җирлеге депутаты Булат Әхмәтгаянов, “Әтиләр клубы” вәкилләре һәм район десантчылар җәмгыяте әгъзалары катнашты. 

Түбән Каманың 34 нче микрорайонда техник юнәлештәге лицей һәм 31 нче микрорайонда полилингваль белем бирү комплексы төзергә планлаштыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International