Казанда «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексында попечительләр советы төзергә телиләр. Аның рәисе итеп Татьяна Ларионованы – парламент башлыгы урынбасары, "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесен билгеләргә тәкъдим ителде. Бу хакта түгәрәк өстәлдә полилингваль комплекс директоры Айдар Шәмсетдинов белдерде.
Булачак айтишникка югары уку йортын ничек сайларга? БДИда күпме балл җыярга кирәк? Нигә информатика буенча БДИдан куркырга кирәкми? Әгәр балларың югары булмаса, ничек итеп дәрәҗәле вуз студенты булырга?
Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә быел якшәмбе мәктәпләре челтәрен киңәйтергә планлаштыра. Бу хакта «Адымнар» полилингваль комплексында узган «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең түгәрәк өстәлендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.
19 февральдән 23 февральгә кадәр Татарстанда немец теле буенча бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадаларының йомгаклау этабы узды.
2020 елда Казанда 10 балалар бакчасы һәм 3 мәктәп файдалануга тапшырылган. Ә 2006 елдан Казанда 125 заманча һәм уңайлы мәктәпкәчә учреждение төзелгән. Казан, Мәскәүдән кала, төзелгән балалар бакчалары саны буенча субъектлар башкалалары арасында беренче урында тора. Бу хакта бүген дүртенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының V хисап сессиясендә, шәһәр Ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
17 февральдә Саба районының 3 нче балалар бакчасы базасында, шулай ук 18 һәм 19 февральдә «Йолдызлык» 10 нчы гимназия һәм Яшел Үзәннең 31 нче балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-202» конкурсының зона этаплары үткәрелде. Зона турларында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.
Кинәт суытып җибәрү һәм көчле салкыннар булу сәбәпле, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы түбән булуга бәйле рәвештә, уку дәресләрен үткәрмәү мөмкинлеге турында искәртә.
25 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гавәми максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
22 февральдә Россиядә 8-11 сыйныф укучылары өчен Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасының финал этаплары старт алды. Заманча җиһазларда укучылар командалары гамәли инженерлык биремнәрен чишә.
«Университет» мәктәбендә IT-класс ачылышы турында беренче фикер алышу булды. Киңәшмә Казан федераль университетының профильле институтлары җитәкчеләре: Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры Дмитрий Чикрин һәм мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский катнашында дистанцион рәвештә узды.