Казанлылар «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына кушыла ала. Ул 30 апрельгә кадәр ике этапта – муниципаль һәм республика этабында уза.
Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 8-11 сыйныф укучылары өчен сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы узды.
Казан федераль университеты Алабуга институтында урта һөнәри белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен Ачык ишекләр көне узды.
Видеоконференция режимында Лаеш районының 20 мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет 25 февральдә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елга гавами максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
М.Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында Россия Федерациясендә Фән һәм технология елына һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган IX Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә мәктәп укучылары һәм укытучылар, шулай ук һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм укытучылары катнашты.
Чаллыда яңа уку елында өч балалы гаиләләрдән булган мәктәп укучыларын бушлай ашата башлаячаклар. Бу хакта җирле Советның йомгаклау сессиясендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.
Фәннең 200 дән артык вәкиле – яшь галимнәрдән алып РФА академикларына кадәр – мәктәп укучыларына Россиянең иң яхшы эшләнмәләре – коронавирустан Россия вакцинасы ничек барлыкка килүе, минераллар планетаның тирән тышчалары турында нинди нәтиҗәләр чыгарырга ярдәм итүе, галәмне ничек күрергә һәм аның белән ничек "дуслашырга" икәне турында сөйлиячәкләр.
Татарстан халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев милли-мәдәни автономия вәкилләрен милли белем сыйфатына игътибар итәргә чакырды. Бу хакта ул әлеге оешманың бишенче хисап-сайлау конференциясендә белдерде.
Татарстанның барлык өстәмә белем бирү учреждениеләрендә күпмилләтле якшәмбе төркемнәре төзергә тәкъдим ителде. Мондый инициатива белән Казанның күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Маринэ Хухунашвили Татарстан халыклары ассамблеясенең бишенче хисап-сайлау конференциясендә чыгыш ясады.