Казан федераль университетында барлык теләүчеләр өчен бушлай татар теле курслары ачыла. Дәресләр 2021 елның февраленнән май аена кадәр Казанда, Чаллыда һәм Алабугада үткәреләчәк.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Эшлекле Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы Студентлар остазлыгы системасын, аларда инновацион һәм технологик эшкуарлыкны үстерү өчен шартлар булдыруны, шулай ук студентларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру өчен чаралар эшләүне күздә тоткан килешүгә кул куйдылар.
Якындагы өч елда сыйныф җитәкчеләре 225 млрд. сум күләмендә акча алачак.Әлеге санны Россия Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы лауреатлары белән очрашуда атады.
Әлмәттә, Урсала микрорайонында, 188 млн сумга 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Әлки районының Әхмәт төп мәктәбе укучылары тимурчылык эшен көчәйтте. Алар өлкән яшьтәге, ялгыз яшәүче авылдашларына хуҗалык эшләрендә булышалар. Кар чистарталар, кирәк булган очракта утын яралар, өйләрен җыештыралар.
Татарстан мәктәпләрен уку йортларында әзер ризыкларның температурасын тикшерү өчен махсус үлчәгечләр белән тәэмин итәчәкләр. Бу хакта журналистларга ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина кайнар ашны оештыру буенча кайнар линия вакытында сөйләде.
Укучыларда сәламәт туклану культурасын формалаштыру зарур, һәм бу эш ата-аналар һәм укытучылар катнашында башкарылырга тиеш. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанның 9 нчы гимназиясендә укучыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру белән танышканда әйтте.
РФ Президенты Владимир Путин 2023 елны Математика елы дип игълан итү инициативасын хуплады һәм моңа ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
Бүген дөньяның алдынгы университетларында һәм мәктәпләрендә компьютер симуляторлары актив кулланыла башлады. Алар укучыларга виртуаль дөньяда профессиональ гамәлләрнең киң спектрын сынап карарга мөмкинлек бирә. Казан федераль университетында педагоглар өчен интерактив тренажер булдырырга булганнар.
Чаллы шәһәренең яңа төзелә торган балалар бакчаларына электрон язылу ачылды. Бу хакта журналистларга шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.