ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

9 нчы сыйныфларда аттестатлар быел бары тик  ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика нәтиҗәләре нигезендә биреләчәк. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов Хөкүмәттә узган брифингта сөйләде.

2021 елда БДИ биремнәренә үзгәрешләр кертү планлаштырылмый. Бу хакта ТАССка  РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белдерде.

25 гыйнвардан 2 февральгә кадәр Волгоград өлкәсендә «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының федераль этабы узачак. Анда илнең барлык төбәкләреннән 85 педагог катнашачак. «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә, шулай ук конкурсны оештыручылар булып Гомумроссия мәгариф профсоюзы һәм “Учительская газета” нәшрият йорты” АҖ чыгыш ясый.

Татарстанның Спас районында «Ел тәрбиячесе»һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы башланды. Беренче көнне шәһәр балалар бакчаларының дүрт тәрбиячесе башка төркем балалары белән дәресләр үткәрде.

1 февральдә БДИга гаризалар бирү вакыты тәмамлана. Бу уңайдан әлегә аны үткәрү вакытына бернинди үзгәрешләр дә кертелмәгән, шуңа күрә вузларга керү вариантларын исәплибез һәм... профильле математика буенча БДИга аеруча зур игътибар бирәбез.

Мамадыш районыннан өч укучы физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда мамадышлыларның күпмесе катнашачагы әлегә билгеле түгел.

13-15 гыйнварда ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Республика Олипиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучыларының  химия буенча республика  “Олимка юл”  олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

2021 елның 1 июленнән мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт югары уку йортларын тикшерү планын яңача формалаштырачак: университетларны аларның риск категориясе нигезендә сайлаячаклар.

Татарстанның Чирмешән районы Түбән Кәминкә авылыннан ветеран укытучы өчен бәйрәм оештырылды. 35 ел балалар укыткан Бибинур Сәгъдиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Рушания Әхмәдуллина килгән иде. Мөхтәрәм кунаклар Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Быел Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең яңа корпусы төзелә башлаячак. Бу хакта Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов “Көнчыгыш Кама аръягының тарихи-мәдәни мирасы һәм хәзерге заман”төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылышы вакытында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International