Татарстанда мәктәп укучылары киберкуркынычсызлык буенча бушлай укулар уза ала. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанның Спас районында «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы башланды. Беренче көнне шәһәр балалар бакчаларының дүрт тәрбиячесе башка төркем балалары белән дәресләр үткәрде.
Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль җитәкчесе Анзор Музаев «Гайдар форумы» кысаларында эксперт дискуссиясендә катнашты, анда хәзерге шартларда мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелекнең яңа алымнары турында фикер алышынды.
7-13 гыйнварда онлайн-форматта Халыкара Жаутыков олимпиадасы узды. Ул ел саен физика-математика юнәлешендәге махсус лицейлар өчен үткәрелә, иң дәрәҗәле белем бирү чараларының берсе санала.
- 2020 елда БДИны гамәлдән чыгару һәм 2021 елда БДИ тапшыру саны кимү (дүрт имтихан урынына ике имтихан) бары тик яңа коронавирус инфекциясе таралуга һәм тулаем илдә эпидемиологик вәзгыятькә генә бәйле. 2020 елда имтиханнар барышында без имтиханда катнашучылар арасында COVID-19 таралышын җентекләп күзәттек. Бу яктан төп бурыч үтәлде – без укучылар бер-берсе белән озак контактта булган һәм зарарлану куркынычы зур булган көннәр санын киметә алдык, – дип сөйләделәр "РГ"га ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Гади генә итеп әйткәндә, 2022 елның җәендә кабул итү кампаниясе вакытында вузларның бюджет урыннарына барлыгы күпме студент кабул итә алачагы мәгълүм булды.
Премиягә компьютер фәннәре өлкәсендә эшләүче яшь тикшеренүчеләр – студентлар, аспирантлар һәм аларның фәнни җитәкчеләре дәгъва итә ала. Быел приз фонды арттырылды: барлык лауреатлар да 1әр миллион сум алачак. Студентлар һәм аспирантлар шулай ук халыкара конференцияләргә бару өчен 500 мең сумга кадәр грантлар ала алачак.
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең квалификация күтәрү үзәге «Экзамен» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) һәм «Мәгарифтә инновацияләр милли үзәге» АКБО (Мәскәү шәһәре) белән берлектә Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренә фәнни-методик ярдәм күрсәтү максатыннан, 2021 елның 18 гыйнварыннан 29 ноябренә кадәр башлангыч сыйныф укытучылары һәм фән укытучылары өчен онлайн-режимда вебинарлар үткәрә.
Казан федераль университеты Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының «2020 елгы чыгарылышларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү»дигән пилот проектында катнаша. Яңа урыннар булдыру өчен вузга 70 миллион сумга кадәр акча бүленеп бирелә.
«CASE-IN» халыкара инженерлык чемпионаты − студентлар, мәктәп укучылары һәм яшь белгечләр арасында инженер кейсларын чишү буенча халыкара ярышлар системасы. Чемпионатның максаты − инженер-техник белем бирүне популярлаштыру һәм иң перспективалы яшь белгечләрне ягулык-энергетика һәм минераль чимал комплексларына җәлеп итү. ТИУ базасында студентлар лигасы 2020 елның 25 мартында үткәрелә.