2021 елда балаларны беренче сыйныфка кабул итү яңа кагыйдәләр буенча, "Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен раслау турында" мәгариф министрлыгының 458 нче боерыгы нигезендә узачак.
Чаллыда быел ике балалар бакчасына һәм бер мәктәпкә капиталь ремонт ясалачак.
"Татар телен Ак Бүре белән өйрәнәбез" проектының мультфильмнарын күрсәтү башланды. Алар белән Мәскәү татарлары Автономиясе сайтында танышырга мөмкин.
Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин 2021-2030 елларда Стратегик академик лидерлык программасын уздыру турында боерыкка кул куйды. Мәгариф һәм фән министрлыгына 2021 елның 1 мартына кадәр югары уку йортларын конкурс нигезендә сайлап алуны үткәрү, федераль бюджеттан грантлар бирү тәртибен, шулай ук университетларны үстерү программаларының нәтиҗәлелеге критерийлары исемлеген эшләү йөкләнде.
Россиядә «Вузга онлайн керү” сервисының эш тәртибен расладылар. 2020 елның июнендә эшләтеп җибәрелгән әлеге сервис 2022 елда Россия Федерациянең барлык субъектларына да таратылачак. Россия Министрлар Кабинеты карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
15 гыйнварда Фәнни коллаборация йортында (ФКЙ) табигый фән һәм техник дисциплиналар буенча гомуми һәм өстәмә белем бирүнең иң яхшы практикалары турында фикер алышачаклар.
2021 елда мәктәп укучылары өчен иң масштаблы бәйге – “Зур тәнәфес” дәвам итәчәк. Узган ел анда миллионнан артык өлкән сыйныф укучысы катнашкан, ә җиңү яулаган 11 сыйныф укучыларына 1әр миллион сум тапшырылган.
Мәгариф министрлыгы төп гомуми һәм урта гомуми белем турында аттестатларны тутыру, исәпкә алу һәм тапшыру буенча яңа тәртипне раслады.
“Безнең студентлар ала торган белемнең сыйфатына һәм тәрбия эшен оештыруга бөтен илнең киләчәге бәйле”, – дип ассызыклады министр.
“Академия, төбәк институтлары һәм муниципаль хезмәтләр педагогларның һөнәри осталыгын камилләштерү өчен үз көчләрен берләштерә. Квалификация күтәрү курслары белән беррәттән бу эшнең мөһим элементы – тыңлаучыларга адреслы хезмәт күрсәтү. Мондый алым ил күләмендә укытучыларның өзлексез һөнәри үсешенең бердәм киңлеген булдыруга, гомуми белем бирүнең сыйфатын алга таба арттыруга ярдәм итәчәк”, ‒ дип билгеләп үтә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы академиясе директоры урынбасары Надежда Родина.