3-4 октябрьдә Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ТР «Мәктәп волейбол лигасы» турниры кысаларында зона ярышлары узды.
Онлайн-форматта узган NAUKA 0+ Бөтенроссия фән фестиваленең беренче өч көнендә 7 миллионнан артык кеше катнашты.
2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында. Тиешле документны РФ Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль агентлыгы (Рособрнадзор) әзерләгән.
8-11 сыйныф укучылары өчен Камил Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты (ДНК) информатика буенча Workshop уздыра. Тренингларны Казан федераль университеты Алабуга институты укытучылары һәм студентлары оештыра.
«Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» методик эшләнмәләрнең республика конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурста җиңүчеләрнең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2020 елның 12 октябрендәге 340 нчы номерлы «Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» методик эшләнмәләр республика конкурсы йомгаклары турында» боерыгы кушымтасында танышырга мөмкин.
3-4 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 11нче, 8 нче, 4 нче урта мәктәпләре базасында ТР “Мәктәп волейбол лигасы” турниры кысаларында зона ярышлары узды.
"Президент ярышлары" һәм "Президент спорт уеннары" мәктәп укучылары ярышларының бөтенроссия этаплары 10 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр беренче тапкыр онлайн-форматта узачак.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәте лидерлары белән очрашты. Дәүләт Советында узган очрашуда “Җиңү адымнары” проектына йомгак ясалды, шулай ук аның кысаларында уздырыла торган бәйгеләрдә җиңүчеләрне, волонтерлык хәрәкәте активистларын бүләкләделәр.
9 октябрьдә Рособрнадзорның онлайн-консультацияләр сериясе кысаларында әдәбият буенча БДИ-2021 гә әзерләнүгә багышланган эфир узды.
Октябрьдә Россиянең 85 төбәгендә һәм дөньяның 80 илендә «Тере классика» Халыкара яшь нәфис сүз осталары конкурсына теркәлү башлана. Катнашучыларга яраткан әсәрләреннән өзек сайлап алырга һәм яттан матур итеп сөйләргә кирәк. Конкурс финалистлары «Артек» Халыкара балалар үзәгенә юлламалар алачак, ә суперфинал Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак.