Россиядә “Минем мәктәп” дип аталучы дәүләт суперсервисы булдырырга җыеналар.
БДИда 100 балл алган укучылар Президент премиясен алачак. Түбән Камада сигез чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханны югары балларга тапшырган.
2020 елда Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда кырыкка артып, 239га җиткән.
Казан радиомеханика көллиятендә «Электроника» компетенциясенең махсуслаштырылган үзәге базасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының финалында катнашу өчен сайлап алу ярышлары старт ала. Әлеге үзәк «Мәгариф» илкүләм проектының «Мәгариф үсеше» дәүләт программасы кысаларында 2020 елда колледж тарафыннан алынган федераль грант акчасына төзелгән.
Татарстанда быел уку предметлары буенча БДИның уртача баллы элеккечә Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Татарстанның Кукмара районы Ядегәр авылы мәктәбен тәмамлаган егет дүрт фәннән БДИны 400 баллга диярлек тапшырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Татарстан мәктәпләре укуны көндезге форматта 1 сентябрьдән башларга әзер. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Бөтенроссия тикшерү эшләре 14 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр барачак.
Быел Яшел Үзән районында барлыгы 622 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне тәмамлаган. Барысы да урта белем турында аттестат алып чыккан.
14 августта Алабугада мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе узачак. Автомобильләр кую урынында Татарстан Президенты республика муниципаль районнары башлыкларына мәктәп автобуслары ачкычлары тапшырачак.