7 августта БДИның өстәмә чорында җәмгыять белеме, химия, физика, профильле математика һәм чит телләрнең язма өлеше буенча имтиханнар узачак.
Россия Мәгариф министрлыгы өзлексез режимда 2020/21 уку елы башлануга әзерлекне алып бара һәм координацияли.
Россиянең 82 төбәге көз көне инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этапларын үткәрүгә әзерлеген раслады. Чемпионатта катнашу өчен сайлап алуда 12 меңнән артык кеше ярыша.
Россия транспорт университеты 20-22 августта көллият һәм техникумнарның 1-2 курс студентлары һәм югары сыйныф укучылары өчен онлайн-лагерь оештыра.
«Россия Студентлар отряды» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының «классик» номинациясендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча 8 төбәктән 14 отряд финалга чыкты, алар арасында Татарстан командасы да бар. Бәйгегә барлыгы 42 төбәктән 62 гариза кабул ителгән.
5 августта БДИның өстәмә чорында укучылар рус теленнән имтихан тапшырачак. БДИ-2020 катнашучыларының күпчелеге бу предмет буенча июль аенда имтихан тапшырган иде инде. Өстәмә чорда имтиханнар быел БДИ тапшыруга теркәлгән, әмма июльдә имтиханнар бирү мөмкинлеге булмаган, төп чорда авыру яки башка җитди сәбәп аркасында имтиханнарны тапшыра яки тәмамлый алмаучылар өчен үткәрелә.
«Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында яңа уку елында Югары Ослан районының Яр буе Морквашы мәктәбендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль үзәге эшли башлаячак.
Быел Күтәмә урта мәктәбендә “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылачак. Бу көннәрдә әлеге мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре бара.
Казанда 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучыларын IT һәм программалаштыру буенча бушлай курсларда катнашырга чакыралар.
2020 елда НТИ.Junior түгәрәк хәрәкәте Олимпиадасы ярышлар юнәлешләре лидерлары ачык конкурсын игълан итә, дип хәбәр итә проектның матбугат хезмәте.