Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына күп балалы мохтаҗ гаиләләрдәге мәктәп укучыларын планшет компьютерлар белән тәэмин итәргә кушты. Сүз 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары турында бара, аларга хәзер төп дәүләт имтиханына (ТДИ) һәм бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) интенсив әзерлек алып барырга кирәк.
Укытучыларга дистанцион укыту чорында Интернетка белем бирү платформаларына бушлай керү мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Татарстан югары уку йортлары ректорлары дистанцион дәресләр үткәрү өчен гаджетлары булмаган мәктәп укучыларына ярдәм күрсәтте.
Татарстанда онлайн белем бирү өчен бердәм платформа булдырырга ниятлиләр. Бу хакта онлайн брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Әлмәт политехник техникумы студентлары курс эшләрен дистанцион режимда яклый башлады. Бу хакта мәгариф оешмасы директоры Илдар Баһманов сөйләде.
Татарстанның Мамадыш районында укучыларны дистанцион укытуны оештыру өчен техникага мохтаҗ гаиләләргә 44 компьютер бирелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районының мәгариф бүлеге башлыгы Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
Казан дәүләт энергетика университеты үз тарихында беренче тапкыр ачык ишекләр көнен онлайн уздыра. Дистанцион технологияләр ярдәмендә үткәрелә торган ачык ишекләр көне 12 апрель көнне, сәгать 10.00да узачак.
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларында укучыларны Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүне оештыру проблемалары буенча онлайн-очрашу әзерләүдә катнашырга чакырабыз.
Татарстанның Азнакай районында 400гә якын гаилә мәктәп укучыларын читтән торып укыту өчен компьютерлар белән тәэмин ителде. Бу хакта мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина хәбәр итте.
Парта яки эш өстәле артында хәрәкәтсез озак утыру укучы организмының күп кенә системаларының, бигрәк тә йөрәк - кан тамырлары һәм сулыш системаларының эшләвендә чагыла.