ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Алабугада, бөтен республика буенча кебек үк, ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, барлык төзелеш объектларында да диярлек эшләр яңартылды.

Иннополис Университетында  680 бакалавриат һәм магистратура студенты дистанцион укуга кереште. Дәресләр үткәрүче укытучыларның күбесе хәзер Ауропа берлеге илләрендә. Бу хакта югары уку йортының мәгариф программаларын оештыру бүлеге җитәкчесе Евгений Бобров хәбәр итте.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов онлайн-дәресләрдә булды, шулай ук укучылар һәм укытучылар белән яңа укыту форматы үзенчәлекләре турында сөйләште. 

Россиядә «Минем мәктәп-online» яңа платформасы эшли башлады, ул илнең барлык төбәкләре, шул исәптән интернетлары булмаган укучыларга дистанцион режимда белем алырга мөмкинлек бирә. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов «Өй сәгате» онлайн-марафоны вакытында хәбәр итте.

Советлар Союзы Герое С.А.Әхтәмов исемендәге 121нче Казан лицеенда мәктәп психологлары укучыларга, педагогларга һәм ата-аналарга ярдәм хезмәте оештырды.

Татарстанда «Земский учитель» федераль программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Сайлап алганнан соң 13 җиңүчене билгеләячәкләр. Алар бер тапкыр түләнә торган 1 миллион сум компенсация алачак.

8 апрельдә 10:00 сәгатьтә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Өй сәгате" эфирлары сериясен Җиңү музееның Балалар үзәге җитәкчесе Елена Слесаренко ачып җибәрәчәк. Аның чыгышыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына музей проектлары һәм программалары турында белергә мөмкин.

1 апрельдән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының республика олимпиада үзәге 2020 елгы Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар өчен укыту-тренировка җыеннары үткәрә.

РФ Мәгариф министрлыгы интернет-мәйданчыкта “Дистанцион укыту: процессны оештыру һәм бушлай кушымталар, курслар, видеолекцияләр куллану” белем бирү курсын эшләтеп җибәрде.

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Иннополис Университетының күзәтү советында Россия Федерациясенең яңа вәкилләрен билгеләде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International