ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2020 ел
җомга

"Безнең ишегалды" программасы сайтында https://dvor кtatar/docs/ республиканың барлык муниципаль районнары ишегалларының план-схемалары урнаштырылды.

Мәгариф министрлыгы шушы көннәрдә 9 нчы һәм 11 нче сыйныфлар өчен Россиянең иң яхшы укытучылары әзерләгән дәресләрне телевизион трансляцияләүне башлап җибәрәчәк.

2020 елда БДИ бөтен ил өчен бердәм расписание буенча гадәти формада узачак, имтиханнар үткәрү сроклары эпидемиологик вәзгыять үсешенә бәйле рәвештә үзгәртелергә мөмкин, БДИны гамәлдән чыгару яки аны дистанцион форматта уздыру мөмкинлеге каралмый.

2020 елның 15 мартыннан 31 декабренә кадәрге вакыт аралыгында гамәлдән чыгучы белем бирү оешмаларының дәүләт аккредитациясе турында таныклыклары сроклары РФ Хөкүмәтенең 440 номерлы карары нигезендә бер елга озынайтылды.

Татарстанның өч югары уку йорты ректорлары РФ Фән һәм югары белем министрлыгының коронавирус инфекциясе вакытында тулай торак өчен түләүне киметү яки гамәлдән чыгару тәкъдиме турындагы хатын игътибарга алдылар.

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы университетлар базасында студентларны эш белән тәэмин итүне оештыру программасын эшли. Иртәгә ведомство башлыгы Валерий Фальков COVID-19 инфекциясе таралуны кисәтү шартларында белем бирү эшчәнлеген оештыру буенча эшче төркем утырышы барышында Россия университетлары ректорлары белән инициатива турында фикер алышачак.

Мәктәпләр 10 апрельдә, Космонавтика көне алдыннан тематик дәрес уздыра. Быел ул Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышлана һәм  "Бөек Ватан сугышында җиңүдән - космоста җиңүләргә" дигән тема астында уза.

Апаста аз керемле, күп балалы, авыр хәлдә калучылар, әти-әниләренең мөмкинлекләре чикле булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 20 балага ноутбуклар тапшырылды. 

Бу хакта Иннополис университеты белгечләре үзләренең  "3.0: идеяләр һәм чишелешләр" онлайн-конференциясе вакытында игълан иттеләр. Робототехниклар берләшмәсе вәкилләре педагогларга һәм тренерларга робототехника буенча дистанцион укытуны тиз һәм сыйфатлы оештырырга ярдәм итәчәк инструментлар тәкъдим итте. 

Коронавирус белән бәйле вәзгыять билгеле бер кыенлыклар тудырса да, Россиянең Мәгариф министрлыгы быел студентларның дәүләт имтиханнары һәм дипломнар яклавы барыбер булачак, дип белдерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International