ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Казанның 131-нче номерлы лицееның ике укучысы химия фәне буенча Халыкара олимпиаданың кышкы җыеннарында катнашу өчен Россия командасы составына керде. Алар - Игорь Бәширов һәм Олег Панфутов.

23 октябрьдә республикада «География», «Физика», «Химия», «Биология», «Физик культура», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Сәнгать», «Технология», «Чит тел (инглиз)» һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләре, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш һәм Менделеевск муниципаль районнары мәктәпләре директорлары компетенцияләрен бәяләү модельләрен сынап карау башланды.

Татарстаннан 38 бала "Артек" Халыкара балалар үзәгенә профильле сменаларга китте. Алар анда 7 ноябрьгә кадәр  булачак.

Ел саен педагогик үлчәүләрнең федераль институты (ФИПИ) БДИ нәтиҗәләрен анализлый һәм укытучылар өчен методик киңәшләр бастыра. 

Алабуга шәһәренең “Колосовка” микрорайонында  40-нчы номерлы “Йолдызлык” балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ачылышы ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев катнашында узды.

«Сәләт» яшьләр үзәге офисында ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты эшләгән «Татсофт» татар-рус һәм рус-татар онлайн тәрҗемәчесе презентациясе узды.

Конкурсны оештыручылар – Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге,  Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең  “Шәһәр балалар экология-биология үзәге”,  “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” региональ бүлекчәсе.

Чарада гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары, балалар иҗтимагый берләшмәләре базасында оештырылган кимендә дүрт кешедән торган яңа булдырылган яки моңа кадәр эшләп килгән экологик отрядлар катнаша ала.

2019 елда диктант 29 ноябрьдә узачак. Узган ел диктантка Россиянең 73 регионыннан 28 000 артык кеше кушылды – акция 150 югары уку йорты һәм урта махсус уку йортлары, Россиянең 400 мәктәбендә узды.


25
октябрь, 2019 ел
җомга

“Киләчәккә билет”  гомуми белем бирү оешмаларының 6-11 нче сыйныф укучылары өчен башлангыч һөнәри юнәлеш бирү проектының беренче этабы тәмамланды. Проект платформасында 66 мәктәптән укучылар онлайн-тест узды. 

2015 елдан башлап ел саен  Россия Федерациясе Президенты, Рус география җәмгыяте Попечительләр советы Рәисе Владимир Путин инициативасы белән “Географик диктант” халыкара мәгърифәтчелек акциясе үткәрелә. Диктант географик белемнәрне популярлаштыру һәм туган ил географиясен өйрәнү белән кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International