ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2019 ел
җомга

21-27 октябрьдә «Республика олимпиада үзәге» нең структур бүлекчәсе саналган «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Орион» профиль сменасы уза. 

25 октябрьдә Казанда “Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика”  бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

24 октябрь көнне Яшел Үзән районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында укытучыларның предмет һәм методик компетенциясен үстерү» темасы астында узды.

2019 елда Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабына Татарстан Республикасының 15 муниципаль берәмлегенең гомуми белем бирү һәм урта һөнәри белем оешмаларының 4-11 сыйныфларында укучы төрле жанрдагы 76 инша тәкъдим ителде.

Казан укучыларын «Җиңү чыршысын яса» Бөтенроссия конкурсында катнашырга һәм 1945нче җиңү елында яңа ел бәйрәменең  ничек үтүен күрсәтергә чакыралар. Өч җиңүченең рәсемнәре коллекцияле Яңа ел открыткаларында төшереләчәк.

21-23 октябрьдә Казан федераль университетында Татарстан Республикасы югары уку йортлары институтлары һәм факультетлары стипендия комиссияләре әгъзалары өчен “Стипендиум” мәктәбе узды.

15-17 ноябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә “Беренче лига” республика кадрлар программасы кысаларында актив мәктәп узачак, ул беренче курсларны студентлар тормышына җайлаштыруга юнәлтелгән.

Масштаблы агарту акциясе Казан университетының 215 еллыгына багышланган.


24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Казан федераль университетында очрашуның нәтиҗәсе булып академик институтларны да, университетларны да берләштергән структураны булдыру кирәклеген аңлау тора.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте  Бердәм дәүләт имтиханнары турында яңа анимацион видеороликлар һәм плакатлар әзерләде. Алар ярдәмендә чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм чит телләрдән БДИ үзенчәлекләре, 9нчы сыйныфта рус теле буенча әңгәмә, БДИда ничек теркәлергә, имтиханнарны яңадан тапшырырга, БДИ кагыйдәләре һәм процедурасы, бланклар тутыру турында белә алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International