Менделеевск районының Ижевка мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылды. Хәзер биредә «Заманча мәктәп» федераль проекты ярдәмендә заманча технологияләр буенча укытачаклар.
Зур тәнәфес. Без 146 нчы Казан лицееның мәктәп ресторанында. Укучыларның бер өлеше төшке аш ашаган вакытта, беренче сыйныф укучылары озын өстәл артында үзләре әзерләргә җыена. Пешекче аларга бу эштә ярдәм итә.
Зәй шәһәрендә “Ел тәрбиячесе-2020” республикакүләм бәйгесенең муниципаль этабы узды. Ике өлештән торган әлеге бәйгедә тәрбиячеләр үзләренең педагогик тәҗрибәсен һәм балалар белән дәрес фрагментларын тәкъдим иттеләр. Дәрес фрагментларында нәниләр генә түгел, өлкәннәр дә – жюри вәкилләре һәм залдагы тамашачылар да катнашты.
Казан дәүләт аграр университетында уку процессын цифрлаштыру буенча яңа класс ачылды. Университетта билгеләп үтелгәнчә, IT-аудитория ачылу вузның агрономия факультетының быел билгеләп үтелә торган 100 еллык юбилеена багышланган. Яңа сыйныфта заманча техника белән җиһазландырылган 11 уку урыны бар. Ул компьютерлар, интерактив такталар һәм проектор, уку материаллары белән җиһазландырылган.
Казан ратушасында КФУың Н.И.Лобачевский исемендәге лицее ел саен уздыра торган традицион бал бәйрәме узды. Быелгы бал А.С.Пушкин тууына 220 ел һәм Казан университеты ачылуга 215 ел тулуга багышланган. Биеклеккә күтәрелергә, вальс биергә, шигырьләр укырга бүген барлык лицей укучылары килде.
Бу мәсьәлә буенча Иҗтимагый совет утырышында фикер алыштылар. Аны председатель Асия Тимирясова алып барды.
Казан шәһәренең 146нчы лицее регионнарда һәм миниципалитетларда белем бирү оешмаларында туклануны оештыру системалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. Әлеге конкурс мәктәпләрдә туклануны оештыруны яхшырту һәм камилләштерү максатыннан уздырыла.
Казан "Тоталь диктант-2020” башкаласы булырга мөмкин. Акциянең рәсми сайтында тавыш бирү башланды, аның нәтиҗәсендә җиңүче шәһәр сайлап алыначак. Текст авторы бөтендөнья акциясенең төп мәйданчыгында диктант уку өчен җиңүче шәһәргә киләчәк.
21-27 октябрьдә «Ноосфера» профиль сменасы старт алды. Анда Яр Чаллы шәһәренең 56 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7-11 сыйныфларында белем алучы 32 укучы катнаша. «Ноосфера» профильле сменасы программасында химия, рус теле, физика, математика, Дөнья сәнгать мәдәнияте, җәмгыять белеме (икътисадый һәм юридик аспектлар) кебек төрле фән өлкәләрендә укучыларны теоретик яктан әзерләү планлаштырыла.
Идел буе федераль округында яшәүчеләр (ИФО) «Театраль Идел буе» фестиваленең иң яхшы куелышлары өчен тавыш бирә алачак. Конкурста төрле шәһәрләрдән килгән 14 студент һәм 14 мәктәп эше тәкъдим ителде.