Казанның “Биектау” автодромында Ford куркынычсы машина йөртү Академиясе тренингларын узу өчен 100дән артык мәктәп автобусларын йөртүче җыелган.
Мең төрле кызыклы чаралар белэн Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында республиканың югары уку йортларында педагогик белем алучы 3-4 курс студентлары (стипендиатлар) өчен оештырылган «Балкыш» җәйге лагереның икенче көне утеп киткәне сизелми дә калды.
Быел форум кысаларында тәүге тапкыр бай татар тарихын, мәдәниятен һәм аның лингвистика үзенчәлекләрен өйрәнү турында фикер алышачаклар.
Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты тарафыннан республиканың югары уку йортларында педагогик белем алучы 3-4 курс студентлары (стипендиатлар) өчен оештырылган «Балкыш» җәйге лагере ачылды.
Очрашуда 2016-2017 нче уку елына йомгак ясадылар.
Бүген Казанның 8нче гимназиясе һәм 54нче мәктәп укучылары дипломнар алды.
Актаныш районында инглиз теле буенча профельле смена ачылды. Әлеге сменага Татарстаннан 150 бала килгән.
Россиянең иң яшь шәһәрендә – Иннополиста Бөтенроссия робот техникасы буенча олимпиада ачылышы узды. Милли этапта Россиянең 50 регионыннан 600 укучы катнаша, алар белән 300 тренер да килгән. Хакимнәр коллегиясе вәкилләре һәм жюри саны 80 кеше тәшкил итә.
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Ихлас күңелдән истәлекле көнегез - мәктәпне тәмамлавыгыз белән котлыйм!
Быел “Болгар – туган тел” форумы дүртенче тапкыр уздырыла.