Педагогик үлчәмнәр федераль институты (ПҮФИ) үзенең рәсми сайтында (http://www.fipi.ru/ege-i-gve-11/demoversii-specifikacii-kodifikatory) 2017нче елда 14 фәннән бердәм дүләт имтиханының КҮМ төзелешен һәм эчтәлеген регламентлаучы документларны бастырды. Бу - күрсәтү вариантлары, кодификаторлар һәм спецификацияләр.
11нче ноябрьдә "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Казанның инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов бәйгедә 2нче урын яулады. Абсолют җиңүче итеп Краснодар шәһәренең 98нче номерлы мәктәбе директоры Андрей Шевченко танылды. Тантана Мәскәүдә «На Страстном» Театр үзәгендә үткәрелде.
Түбән Кама педагогия көллиятендә “Татар кызы – 2016” республика бәйгесенең финалы үткәрелде. Бу елны мактаулы исем өчен 39 кыз көрәште. Финалга ун катнашучы сайлап алынды. Кызлар 5 сынау этабы үтәргә тиеш иделәр. Бәйгенең җиңүчесе итеп Яр Чаллы педагогика көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова танылды.
Республиканың махсус урта белем бирүче уку йортлары инде ничә ел “Татар кызы” конкурсы үткәреп килә. Бу конкурста кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүе буенча нәтиҗә ясыйлар.
2016 нчы елның октябрь-ноябрь айларында
Арча педагогика көллияте бинасы — Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге "Рухи-әхлаки тәрбиядә милли мәдәни компонент" II Халыкара фәнни-гамәли конференция кунакларын кабул итте.
10нчы ноябрьдә өстәмә белем бирү өлкәсе педагогларының "Йөрәгемне балаларга тапшырам" Бөтенроссия һөнәри бәйгесенә йомгак ясалды. Абсолют җиңүче итеп Хабаровск крае вәкиле танылды. Ә без чын күңелдән үзебезнең Югары Ослан районы Укучылар йорты өстәмә белем бирү педагогы Сергей Анохинны һәм Питрәч районы Балалар иҗат йорты педагогы Валентина Макарованы финалист дипломнары алу белән тәбрик итәбез.
Татарстан Республикасында һава торышы бозылу, бозлы яңгыр яву һәм көчле бозлавык хасил булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны шәһәрара чараларга чыгудан, дәресләргә барулардан һәм мәктәп автобусларының юлга чыгудан тыелып торуын сорый.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте имтихан уздыру пунктларында контроль-үлчәм материалларын бастыруны һәм катнашучылар бланкларын сканлаштыруны сынап карады.
Бүген, 10нчы ноябрьдә, Мәскәүдә узучы "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең суперфиналистлары исемнәре ачыкланды. Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 146нчы номерлы мәктәбе директоры Диләрә Кәримова һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов, бәйге сынауларын уңышлы үтеп, Россиянең ун иң яхшы директоры исемлегенә керделәр.
2016нчы елның 10нчы ноябрендә республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәгендә 2017нче елда 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм уздыру сораулары буенча семинар үтте. Җыелышта 9нчы һәм 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенең исемлек тупланмасы координаторлары һәм операторлары катнашты. Семинар 2017нче елда дәүләт аттестациясен үткәрүнең мөһим сорауларына багышланган иде. Җыелыш барышында РБСМҮ һәм урындагы үзидарә органнарының ДЙА-11 һәм ДЙА-9 буенча хезмәттәшлеге этаплары тәкъдим ителде, төбәк мәгълүмат системасы кертү, имтихан үткәрү пунктларын зәзерләү, 2016нчы елның 7нче декабрендә узачак йомгаклау инша язүны уздыру үзенчәлекләре турында сөйләнде.