Милли мәгариф өлкәсендә идарә итү һәм алдынгы педагогик тәҗрибә белә уртаклашу һәм Россия Федерациясенең субъектларында яшәүче татар халкына мәдәни-мәгариф үсешендә ярдәм итү максатыннан, 2016нчы елның ноябрь-декабрь айларында Татар мәгърифәте көннәре үткәрелә. Чаралар Марий Эл, Мордовия Республикаларында, Оренбург һәм Пенза өлкәләрендә узачак.
"Йөрәгемне балаларга бирәм" Бөтенроссия өстәмә белем бирү өлкәсе педагогларының һөнәри осталыгы бәйгесенең финал сынаулары 7нче ноябрьдә Красноярск шәһәрендә башланды. Татарстан Республикасын бәйгедә Югары Ослан районы "Укучылар йорты" мөгаллиме Сергей Анохин һәм Питрәч районы Балалар иҗаты йорты мөгаллиме Валентина Макарова "Техник" һәм "Социаль-педагогик" номинацияләрендә тәкъдим итәчәкләр.
1нче ноябрьдә А.П. Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумында "Россиядә замана педагогика фәне һәм мәгарифе: мирас, традицияләр, прогнозлар" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Татарстанның өч югары уку йорты - Казан дәүләт энергетика университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты - эшләрен бәйсез бәяләү нәтиҗәсендә Россиянең иң яхшы 67 югары уку йорты исемлегенә кертелде.
2016нчы елның 203нче ноябрендә М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының Ломоносов корпусында икенче Бөтенроссия география укытучылары съезды узды. Анда Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 174 делегат һәм 300 катнашучы килде.
"Татарстан Республикасында сыйфат көннәре" чаралары кысалырнад 1-2 ноябрьдә "Мәгариф өлкәсендә сыйфат менеджменты системалары" VIII Регионара конференция уздырылды. Ике көнлек конференцядә 100дән артык урта-һөнәри белем бирү оешмалары, югары мәктәп, министрлыклар, ведомстволар, зур сәнагать предприятиеләренең белем бирү үзәге вәкилләре, Татарстан, Башкортстан Республикаларының, Краснодар, Ульяновск, Самара, Новосибирск, Томск, тверь, Түбән Новгород өлкәләреннән, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Владивосток шәһәрләреннән өстәмә белем бирү өлкәсе белгечләре катнашты.
2016нчы елның 1нче гыйнварыннан 31нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаментына 774 мөрәҗагать җибәрелгән, шуларның 660ы - ришвәтчелек буенча.
2016нчы елның 1-31нче октябрендә 70 мөрәҗәгать кабул итеп алынган, шуның 40ы - ришвәтчелек юнәлеше буенча. Мөрәҗәгатьләрдә күрсәтелгән 12 факт расланды. 10 мөрәҗагать әле карала, бишесе буенча аңлатма бирелгән.
2016 нчы елның 7 нче ноябрендә Бөгелмә “Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләләргә урнаштыруга ярдәм иту үзәге” хезмәткәрләре Газинур Гафиятуллин исемендәге Кадетлар мәктәп-интернатында уку-укыту семинарын үткәрделәр. Семинарның темасы: “Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның үзенчәлекләре”.
2016нчы елның 3нче ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында Бөтенроссия иншалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Питрәч районы Богородск урта мәктәбе укучысы Айсылу Шәрәфиева Бөтенроссия иншалар бәйгесе - 2016ның җиңүчесе дип табылды.
1-4 ноябрь көннәрендә Мәскәүдә Россия Федерациясенең дәүләт телләре буенча укучылар һәм студентлар Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиаданың финал турында Татарстаннан 10 укучы - региональ этапның җиңүчеләре һәм призерлары - катнашты.