ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Лаешта балалар йортында тәрбияләнгән Лилия Хәсәншинага фатир ачкычын тапшырдылар. Тантаналы чара район хакимияте бинасында узды.

"Бүген безнең Лилияне бәхетле итү мөмкинлеге туды - фатир ачкычы тапшырабыз. Чыннан да, бу теләсә нинди кеше өчен истәлекле вакыйга. Бу Татарстан Республикасында ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы тормышка ашырылу нәтиҗәсендә мөмкин булды", - дип билгеләп үтте котлау сүзендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима.

 

2016 елның 2 нче ноябрендә Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре»  файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.

Рособрнадзор бер елдан соң чит телләр буенча БДИ-дан җавап сайлап ала торган биремнәрне бетерәчәк. Бу хакта Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов 2016нчы елның 2нче ноябрендә Мәскәүдә М. Ломоносов исемендәге МДУ-да узган география укытучыларының II Бөтенроссия җыенында белдерде.

3нче ноябрьдә Екатеринбургта WorldSkills (WorldSkills Hi-Tech) методикасы буенча сәнагатьнең югары технологияле өлкәләре эшче һөнәрләренең III Милли чемпионаты кысаларында уздырылучы JuniorSkills Hi-Tech III Милли чемпионаты тәмамланды. Россиянең 20 субъектыннан килгән 166 укучы 14 компетенция буенча ярышты.

 

2016нчы елның 5нче ноябрендә Уфаның "Таң" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Акыл палатасы" Идел буе федераль округы балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең интеллектуаль-үстерү уены финалында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Ярышларда округның 14 регионыннан да командалар – региональ сайлап алу этабы җиңүчеләре – катнашты. Татарстан Республикасы данын Әлмәт балалар йорты командасы яклады.

3-6нчы ноябрьдә "Костер"  Республика сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә Югары Ослан районының белем бирү оешмаларының балалар иҗтимагый оешмалары активистлары өчен булдырылган "Дуслык Әлифбасы" профильле сменасы эшләде. Анда 78 укучы катнашты.

2016 елның 3-28нче октябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә база мәктәпләренең укыту          һәм тәрбия эшлэре буенча 55 директор урынбасарлары өчен квалификация күтәрү курслары оештырды.

Татарстан Республикасында олимпиада хәрәкәтен үстерү һәм укучыларны предмет олимпиадаларына әзерләү сыйфатын арттыру максатыннан 2016 елның 31 октябреннән 2 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты һәм Республика олимпиада үзәге тарафыннан математика, физика, химия, рус һәм чит тел укытучыларын 2016/2017 уку елында укучыларны олимпиадаларга әзерләү буенча укытуның  беренче этабы үткәрелде.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

4нче ноябрьдә 19 сәгатьтә ТНВ каналында эфирга чыгучы «Белем доньясы» тапшыруы Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү, гимназия-интернатлар челтәре, аерым алганда быел үзенең беренче юбилеен бәйрәм итүче Актаныш сәләтле балалар өчен гимназия-интернаты эшчәнлеге темаларына багышланачак. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә бу шатлыклы вакыйгага тагын бер бәйрәм өстәлде: интернатта 100 урынлык яңа бина ачылды.

8-11нче ноябрьдә Мәскәүдә "Мәктәп директоры-2016" Бөтенроссия бәйгесенең финалы узачак. Татарстан Республикасы данын анда Казанның аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле146нчы номерлы урта мәктәп директоры Диләрә Кәримова һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 165нче номерлы урта мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов яклаячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International