Педагогик үлчәмнәр федераль институтының (ФИПИ) БДИ биремнәрен булдыручылардан физикадан имтиханга әзерләнү турында чираттагы басма.
2016нчы елның 3нче ноябрендә белем бирү сыйфатын тикшерү республика системасы чаралары кысаларында Татарстан Республикасының база мәктәпләренең башлангыч сыйныф һәм фән укытучылары өчен бердәм дәүләт имтиханының контроль-тикшерү материаллары буенча диагностик тест узачак.
2015нче елның 29нчы октябрендә Россия Президенты Владимир Путин ""Россия укучылары хәрәкәте" Россиякүләм иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасын булдыру турында"гы Указга кул куйды. Нәкъ менә шушы көн бу әһәмиятле оешманың туган көне булып санала.
29нчы октябрьдә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты беренче юбилеен – биш яшь тулуын бәйрәм итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә бу шатлыклы вакыйгага тагын бер бәйрәм өстәлде: интернатта 100 урынлык яңа бина ачылды. Интернатны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.
Татарстанда, Мәскәү өлкәсендә, Чечен Республикасында 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак рус теле имтиханының телдән бирү өлешенең ике моделенә апробация ясалды.
Татарстан Республикасында сынаулар 10 Казан мәктәбендә уздырылды: аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 54нче гомум белем бирү мәктәбе, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 146нчы гомум белем бирү мәктәбе, татар телендә белем бирүче 155нче гимназия, 137нче гомум белем бирү мәктәбе, Казан Идел буе университеты каршындагы 2нче гимназия, 5нче лицей, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 68нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе, 69нчы гомум белем бирү мәктәбе, аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 141нче татар-рус гомум белем бирү мәктәбе һәм 161нче рус-татар гомум белем бирү мәктәбе.
29нчы октябрьдә Татарстан Республикасында "Россия укучылары хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьәр оешмасының региональ бүлегенең пилот объектларына әверелгән мәктәпләрдә оешманың туган көнен бәйрәм итү һәм хәрәкәт сафларына тантаналы басу чарасы үтәчәк. Бу хакта киләсе чараларга багышланган пресс-конференциядә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима сөйләде.
2016нчы елның 25нче октябрендә Казанда "Белем бирү сыйфатын мөгаллимнәр берләшмәсенең һөнәри культурасын формалаштыру аша күтәрү" республика семинары узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомум белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Татарстан Республикасы Белем бирүне үстерү институты ректоры Рина Бәдриева, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин һәм бөтен республикадан 44 мәгариф идарәсе җитәкчеләренең укыту-методик эш буенча урынбасарлары катнашты.
2016нчы елның 19-28нче октябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең балалар хәрәкәте кураторларының семинар-җыелышлары узды. Семинар темасы - ""Россия укучылары хәрәкәте" Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр оешмасы кысаларында балалар иҗтимагый оешмаларында һәм укучылар үзидарәсендә программалы-креатив эшчәнлек".
2016нчы елның 19нчы октябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Республика дәрестән тыш эш үзәге чакыруы буенча "Балаларга өстәмә белем бирү системасында заманча идарә һәм оештыру-икътисад механизмнары булдыру" семинарына бөтен республикадан балаларга өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре җыелды. Чара Казан шәһәренең Совет районы 178нче номерлы мәгариф үзәгендә үткәрелде.
2016нчы елның 27нче октябрендә мәктәп, көллият, техникумнарның физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының чираттагы белем күтәрү сессиясе тәмамланды.
Курсларда Казннан, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, арча һәм Югары Ослан районнарыннан 105 тыңлаучы катнашты.