2014 елның 21 ноябрендә, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Educare компаниясенең генераль директоры Майк Тируман, өстенлекле мәктәп директорлары, республика укытучы-тьюторлары катнашында, Казан шәһәренең 33нче мәктәбендә “XXI гасырда белем бирүдә өстенлекләр” темасына семинар узды.
2014 елның 4-12 декабрендә “Халыкара сәгать коды” халыкара акциясе кысаларында “Россиядә код сәгате” акциясе узачак.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә 200дән артык кеше яшәгән торак пунктларны, беренче чиратта авыл мәктәпләрен зур тизлекле интернетка тоташтыру буенча проектын гамәлгә кертә. Бу хакта РФ мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк хәбәр итте.
20 ноябрьдә Буа муниципаль районындагы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә «Шәҗәрәләр-нәсел агачы» дип аталган I төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Конференция кысаларында «Туган ягымда - нәсел шәҗәрәсе», «Җиде буын җылысын сакла», «Тамырлары белән көчле безнең халык», «Шәҗәрә –истәлекләрдә» дип аталган 4 төрле секция эшләде.
20 ноябрьдә Татарстанда, Россинең башка барлык төбәкләрендәге кебек үк, йомгаклау иншасын язу технологиясе сыналды. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте тарафыннан мәктәпләрнең ким дигәндә 30 проценты бу эштә катнаштырырга тәкъдим ителгән. Республикада сынау рәвешендәге иншаны мәктәпләрнең 50 проценты язды. Шул рәвешле, йомгаклау иншасын үткәрү технологиясен сынап карауда республиканың 514 мәктәбенншн 10 меңнән артык укучы катнашты.
2015 елның сентябреннән барлык мәктәпләрдә дә “Робот техникасы” дип аталган яңа дәрес укытыла башлаячак. Бу хакта Россия мәгариф министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында татар телле булмаган студентлар һәм магистрантлар өчен 19-20 ноябрьдә татар теле буенча VII Республика вузара олимпиада уздырылды. Татарстанның барлыгы 10 югары уку йортыннан 130 студент һәм магистрант үзара ярышканнан соң, аның нәтиҗәләре исәпләп чыгарылган.
«Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татарча сөйләшәбез» исеме астында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының рус телле тәрбиячеләре арасында республика конкурсының сайлап алу туры уздырылды.