5 декабрьдә “Сәләтле балалар өчен мәктәп: математика, информатика һәм физика” дип аталган дүртенче Халыкара фәнни-гамәли конференция секцияләре узачак. Быел әлеге чара мәгариф системасындагы компьютер технологияләренә багышлана.
14 ноябрьдә Мәскәүдә "Россиянең ел тәрбиячесе-2014" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына нәтиҗәләр чыгарылды һәм лауреатларның исемнәре аталды. Конкурс үткәрелә башлаганнан беренче тапкыр 10 лауреат арасына Казанның 151нче балалар бакчасы укытучы-логопеды Виолетта Тарасова керде. Ул конкурсның төбәк этабы җиңүчеләре - 61 тәрбияче арасында конкурс сынауларында югары нәтиҗәләргә иреште. Абсолют җиңүче дип Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәреннән балалар бакчасы музыка җитәкчесе Юлия Загорская табылды.
11 ноябрьдә Татарстанның "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" мәдәни-белем бирү проекты сайты тулы күләмендә эшли башлады. Бер атна эчендә культурный дневник.рф порталында 6 меңнән артык кулланучы теркәлгән, көн саен сайтка 70 меңнән артык кеше керә.
Сайтка керүчеләр арасында Татарстан Республикасының зур һәм кечкенә шәһәрләре, район үзәкләре, авылларында яшәүчеләр дә бар. Виртуаль мәйданчыкта укытучы һәм китапханәчеләр, укучылары һәм аларның әти-әниләре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре тәкъдим ителгән. Сайтта "Иң яхшы мәдәни көндәлек", "Иң культуралы ата-ана", "Зилант баласына хат" (үзеңнең мәдәни кичерешләрең хакында) дигән бәйгеләр үткәрелә, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.
2014 елның 16-17 ноябрендә Екатеринбургта чәчтараш сәнгате буенча Европа чемпионаты узды. Ярышта Европаның 30 иленнән 2 мең кеше катнашты. Чемпионатта Россия командасы алтын медаль яулады.
Татар телле булмаган студентлар һәм магистрантлар өчен бүген татар теле буенча VII Республика вузара студентлар олимпиадасы уздырыла. Аны Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты һәм аның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниара коммуникацияләр бүлеге гомуми лингвистика, лингвокультурология һәм тәрҗемә белеме кафедрасы оештыра.
Татарстанда татар теле һәм әдәбияты, татар мәдәнияте сакланышына, үсешенә этәргеч бирүдә өстәмә шартлар булдыруны максат иткән әлеге проект алдына студентларның татар телендә сөйләшү мөмкинлекләрен ачыклап, аларны үстерү; хәзерге заманда татар теленең гамәлдә файдаланышы, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле лингвистик һәм социомәдәни белемнәрне пропагандалау; белем баскычларының югарысына менгән яшьләрне мәдәниятләр диалогы һәм толерантлык рухында тәрбияләү кебек бурычлар куелган.