ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2015 елда дәүләт имтиханын вакытыннан алда һәм төп этапта тапшыру өчен гаризаларны 1нче февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

15 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә яңа балалар бакчасы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.

17 ноябрьдә иртәнге сәгать җидедә Алабуга шәһәре ятим балалар йортының “Кояш балалары” исемендәге төркеме һәм Алабуга шәһәре өлкәннәр йортының “Алтын Яшь” төркеме вәкилләре “Үз шәһәреңне чисталыкта тот” дип аталган акция үткәрде.

21 ноябрьдә Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Ситуацион-мәгълүмати үзәгендә югары уку йортлары сыйфаты мәсьәләләре буенча студентлар һәм абитуриентлар өчен on-line консультация үткәреләчәк.

16
ноябрь, 2014 ел
якшәмбе

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең татар җәмәгатьчелеге белән эшләү бүлеге һәм “Зәкәт” хәйрия фонды теләкләре булган барлык кешеләрне дә (җенес, яшь һәм нинди диндә булуларына карамастан) татар телен өйрәнү курсларына чакыра.


15
ноябрь, 2014 ел
шимбә

Сочида Роботехника көннәре башланды, аның кысаларында Бөтендөнья роботлар олимпиадасы WRO-2014 узачак.

Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе башкалардан үзенең халыкчанлыгы белән аерыла. Татарстанда гомер кичерүче төрле милләт балаларына үз ана телләрен өйрәтүдән тыш, биредә башка халыкларның бай мәдәни мирасы белән таныштыруга да зур игътибар бирелә.

Ел ахырына кадәр Германиянең Hettich заводы Чаллының 114нче училищесын үз җиһазлары һәм фурнитура белән бушлай тәэмин итәчәк. Быел әлеге уку йортына беренче тапкыр йорт җиһазлары ясаучы белгечләр әзерләү өчен 24 студенттан торган төркем җыйдылар.

Киләсе елда Нурлат районының «Заречный» лагеренда балалар өчен ачык бассейн төзеләчәк. Җәйге чорда балаларның су коену урыны проблемасын шул рәвешле уңай хәл итүгә “2014–2020 елларда авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” федераль программасы ярдәмгә килгән.


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Зәй мәгариф идарәсе ”Educare” Сингапур компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла торган ”Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын яхшырту” проекты кысаларында 2, 6, 7 нче мәктәпләрдә тагын ике көнлек укулар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International