Әлеге чара 16 нчы сентябрь көнне “Казан” агросәнәгать паркы базасында (Казан шәһәре, Аграрный ур., 2 йорт) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан” агросәнәгать паркы” АҖ һәм “Татарстан Республикасы урта һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләренең директорлар советы” коммерциягә карамаган партнерлыгы ярдәмендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан узачак.
Татарстанда әлегә яңа мәктәпләр төзү исемлеген расламадылар. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча фикер алышалар.
2023 елда Казан укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләрне әзерләү өчен акчалата бүләк алачак.
Беренче сентябрьдән Татарстанның 66 мәктәбендә «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында төзелгән табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле мәгариф үзәгенең тантаналы ачылышы көннәре уза.
Киләсе, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы булачак. Бу турыда указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ текстында бу "фән һәм технологияләрне алга таба үстерү" һәм "республиканың социаль-икътисадый үсешенең мөһим бурычларын хәл итүдә аларның ролен көчәйтү" өчен кирәк, дип билгеләп үтелә.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә биш көнлек уку кертүгә ни өчен каршы булуын аңлатты. Шул ук вакытта һәр белем бирү оешмасы карарны мөстәкыйль рәвештә кабул итә, дип билгеләп үтте.
Татарстан Дәүләт Советы Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка югары уку йортларының спорт-сәламәтләндерү лагерьларын реконструкцияләү турында мөрәҗәгать итәргә җыена. Карар парламентның 47 нче утырышында кабул ителде.
“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт хезмәткәре” республика конкурсында катнашып , икенче этапта уңышлы узган, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Илгиз Халиков һәм министрлыкның мәгълүмати технологияләр һәм иминлек бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллинны котлыйбыз.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үсеп килүче буын өчен мәдәни һәм белем -тәрбия өлкәсенә аерым игътибар бирергә кушты.
2023 елда сәламәтләндерү кампаниясе башланганнан бирле Татарстан лагерьларында республиканың мобилизацияләнгән кешеләре гаиләләреннән 3 меңгә якын бала ял иткән.