ЯҢАЛЫКЛАР


15
август, 2023 ел
сишәмбе

Иртәгә, 16 августта, Татарстан Республикасы Рәисе Р. Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына автомобильләре ачкычлары тапшырачак

Татарстанда мәктәп ашханәләренә капиталь ремонт программасы 95%ка үтәлгән

Барлык эшләр төгәлләнгән, сыйныфларда  һәм лабораторияләрдә җиһазлар урнаштыру эшләре бара

Казан федераль университеты галимнәре «Ай-25» миссиясен әзерләүдә катнаштканнар

2020 елдан 2023 елга кадәр Лаеш районында укучылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Шуның аркасында,  сигез шәһәр яны мәктәбе ике сменада һәм икеләтә йөкләнеш белән эшли  дип сөйләде Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов


14
август, 2023 ел
дүшәмбе

Казанда яшь педагогларны «укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары "Сириус" университеты көллиятендә мәгълүмати технологияләр һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә әйдәп баручы белгечлекләр үзләштерә алачак.

Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында 100 укучыга исәпләнгән мәктәптә  төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән. Мәктәп өчен  кирәкле әйберләр, уку кабинетларында җиһазлар урнаштырылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, укырга керү өчен  олимпиадачылар тарафыннан барыннан да бигрәк "икътисад", "гамәли математика һәм информатика" һәм "юриспруденция" белгечлегенә  гаризалар  бирелгән.

 

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясенең федераль методик үзәге 15-29 августта укытучылар һәм төбәк методистлары өчен "Вероятность һәм статистика" уку курсы буенча вебинарлар сериясен уздырачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International