Дәүләт Думасы пленар утырышта сишәмбе көнне өченче укылышта урта махсус уку йортлары (ссузлар) вакытында белем алучыларны практик яктан әзерләү өчен кирәкле укыту-җитештерү комплексларын төзү турында закон проектын кабул итте.
Быелдан башлап Татарстанның муниципаль бюджет учреждениеләре искергән техниканы «утильләштерү мәктәбе» яңа проекты кысаларында бушка үти алачак.
7 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында “Ноосфера” республика профиль сменасы кысаларында география, биология, икътисад һәм татар әдәбияты буенча уку-тренировка җыеннары уза.
10 ноябрьдә, Андрей Николаевич Туполевның туган көнендә университетта А.Н.Туполев һәйкәленә чәчәкләр салыначак, ә студентларга һәм хезмәткәрләргә "Туполев" кыска метражлы фильмы премьерасы тәкъдим ителәчәк. КАИ музее исә Андрей Николаевичка багышланган экскурсиягә килергә теләүчеләр өчен ишекләрен ача.
11 ноябрьдән Россиядә "Экодиктант" акциясе старт ала. Ел саен үткәрелә торган интерактив агарту проекты экологияне популярлаштыруга, экологик аңлылыкны арттыруга, табигатькә сакчыл караш турында белемнәр туплауга юнәлтелгән. Акциядә барлык теләүчеләр, шул исәптән чит илләрдәндә катнаша аллара.
Татарстанның 200 меңнән артык укучысы "Саннар дәресе" Бөтенроссия мәгариф проекты катнашучылары булды.
Татарстанда республикада яшәүче һәр өченче кеше республика Экология министрлыгы үткәрә торган табигатьне саклау һәм экологик агарту чараларында катнаша.
18 ноябрьдә Казанда халыкара «Коррупциягә каршы көрәш диалектикасы» XII Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе - фәнни форум узачак.
2023 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталы - https://open.tatarstan.ru/polls/ аша уза. Шулай ук, "ТР хезмәтләре" мобиль кушымтасында тавыш бирергә мөмкин.
"Педагогик үлчәүләрнең федераль институты үз сайтында йомгаклау изложениесе өчен текстлар банкы урнаштырды", - диелә Рособрнадзорның Telegram-каналында.