ЯҢАЛЫКЛАР


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Россиядә югары белем бирүнең илкүләм системасын булдырырга кирәк, анда барлык шартлар һәм мөмкинлекләр каралачак, дип саный Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Бу бик тиз эшли башлый ала торган һәм «нәтиҗә күрсәтәтерлек» белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде ул «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында.

«Укучыларны да, ата-аналарны да тагын бер тапкыр кисәтәсем килә: шпаргалкаларга, башка чараларга да өметләнергә кирәкми», - диде Илсур Һадиуллин.

Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында «Укуында аеруча зур уңышлары өчен» медаленә дәгъва итүчеләрнең 185е медальгә хокукын расламаган. Бу 8,3 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында республика мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларын татар теле буенча ТДИ тапшырырга чакырдылар. «Тапшырыгыз, яхшы нәтиҗәләргә ирешегез, һәм бу нәтиҗәләр югары уку йортларына кергәндә исәпкә алыначак», — дип белдерде ведомство башлыгы Илсур Һадиуллин.

Кичә, 17 июльдә, Яшь геологларның VIII республика ачык кыр олимпиадасы тәмамланды.

Менделеевск баш архитекторы Илья Игин шәһәр Башкарма комитетында узган аппарат киңәшмәсендә булачак химия лицееның дизайн-проектын тәкъдим итте, дип хәбәр итте үзенең телеграм-каналында район җитәкчесе Радмир Беляев.

Казанда КНИТУ-КАИның ике тулай торагында сайлау алды капиталь ремонтына 40,5 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында бастырылган.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бердәм дәүләт имтиханында 200 балл җыйган чыгарылыш укучылары саны арткан. Быел ике предметтан 14 укучы 200 балл туплаган, былтыр андыйларның саны 11 иде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифинга мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

Казан укучысы Камилла Якупова Төньяк полюска «Ачышлар бозваткычы» мәгърифәтчелек экспедициясенә барачак. Ул «Озын тәнәфес» бөтенроссия конкурсының икенче сезонында 70 җиңүче өлкән сыйныф укучылары арасына кергән.

Татарстанда укучыларның 63 проценттан артыгы мәктәпләрдә өйрәнү өчен туган татар телен сайлаган. Бу хакта «Татар-информ» ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International