ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарга карата опека һәм попечительлек органнары белгечләренең һөнәри эшчәнлеге өлкәсендә «Бала ягында» Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре декабрьдә билгеле булачак. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан опека һәм попечительлек органнары белгечләрен мотивацияләү һәм опека өлкәсе хезмәткәрләренең уңай имиджын формалаштыру максатларында уздырыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

 

«Хөкүмәт сәгате» алдыннан Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе вәкилләре белән очрашты. Чара көн тәртибенә яңа төбәкләрнең Россия мәгариф киңлегенә интеграциясе мәсьәләләре һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасының арадаш нәтиҗәләре керде, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.

 

Бала иртәдән кичкә кадәр унбер ел буе математика, аннары рус теле, аннары әдәбият укый, тик ул укытуның закончалыкларын аңламый. Һәм еш кына мәктәптән соң кая барачагы турында уйламый да. Ә өстәмә белем бирү мөмкинлекләре балаларга нәкъ менә фәннәрне яхшырак, кызыклы формада өйрәнергә һәм бу белемнәрне практикада ничек кулланырга икәнен аңларга ярдәм итә.

 

Россия педагоглары, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналары #МЫВМЕСТЕ акциясендә актив катнаша һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм күрсәтә.

 

2022 елда «Глаголица» премиясенең IX сезоны яңа, киңәйтелгән форматта уздырыла, аңа «Тау» гаилә фестивале керә.

 

БДИ-подкаст "На все 100!" әдәбият буенча имтиханнарга әзерләнү өчен онлайн-консультацияләр сериясен дәвам итте.

«ТАНЕКО» комплексында Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте укучылары булды.

 


9
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанның йөз студенты Татарстан Президенты стипендияләрен алачак. Түләү бөтен уку чорында каралган. Указны республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов имзалады.

 

Россиядә "Чиксез мөмкинлекләр" социаль программасында катнашучы  инвалидларны интеллектуаль эшчәнлеккә җәлеп итү өчен теркәү 1 ноябрьдә башланды. 

Татарстан мәгариф системасы ел саен IT-өлкә өчен 5 меңгә якын белгеч әзерли ала, дип хәбәр итте республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International