Казан федераль университетының төп бинасы ишегалдында вузның җәмәгать тормышында актив катнашкан чыгарылыш сыйныф укучыларына дипломнар тапшыру тантанасы узды. КФУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Таюрский 51 укучыга кызыл дипломнар тапшырды.
30 июньдә Яшел Үзәннең база мәйданчыкларында Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең секция утырышы узачак. Секциянең эше программа-проектлы якын килүне гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмаларының эшчәнлегенә багышланачак.
29 июньдә Яшел Үзән районында Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең «Федераль программа һәм мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак республика проектлары» дигән секция утырышы узды.
29 июньдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры каршындагы Коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Римма Гыйльмеева катнашты.
Татарстанның Менделеевск районының дүрт мәктәбендә «Белем бирү оешмаларының азык-төлек блогларын капиталь ремонтлау» республика программасы буенча азык-төлек блокларын ремонтлыйлар. Яңартылган ашханәләр дүрт мәктәптә: шәһәрнең 1 нче гимназиясендә, Бәзәкә, Ижау һәм Монашево гимназияләрендә барлыкка киләчәк. Бюджет-11,6 млн. сум.
Казанның 49-нчы номерлы мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк, аның төзелешенә Татарстан бюджетыннан 27,6 млн сум акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Мәгариф министрлыгы «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә тормышка ашырыла торган «Китаплар – Донбасска» акциясен дәвам итү турында игълан итте. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән вәкилләр катнаша ала, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
Казанда узган II Халыкара төзелеш чемпионаты ярышларында меңнән артык конкурсант катнашачак —бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. ТР башкаласында кунаклар килүгә бөтен кирәкле инфраструктураны әзерләячәкләр, дип сөйләде Чемпионатны Оештыру комитеты секретаре Андрей Голованов.
Бүген КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында Казанның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Парламент башлыгы педагогларга һәм ата-аналарга лицей укучыларын укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар теләде.
Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта өченче, йомгаклау укылышында «РФдә мәгариф турында» законнан «Белем бирү хезмәте» терминын төшереп калдыручы закон проектын кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.