10 июньдә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан мәгариф оешмаларының 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Умницы и умники» VI Республика уенының финалы узды.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт төбәкләргә төп чордагы беренче БДИ нәтиҗәләрен җибәрде. 26 майдан башлап мәктәп тәмамлаучылар география, әдәбият, химия, рус теле, база һәм профиль математика, тарих, физика, җәмгыять белеме, биология, чит телләр буенча имтиханның язма өлешен тапшырдылар. Чит телләр (16-17 июнь) һәм информатика (20-21 июнь) гына калган.
26 майдан 12 июньгә кадәр Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында тарих һәм җәмгыять белеме буенча «Тарих ачкычы», әдәбият, математика һәм француз теле буенча «VICTORY» республика җәйге профильле сменалары узды.
Россиянең Болонья системасыннан чыгуы турында Карар инде кабул ителде. Аның тарафдарлары да, аларның оппонентлары да моны факт буларак кабул итәргә тиеш. Әмма берәү дә бер сәгать эчендә гамәлдәге югары белем системасын "сүтеп-корырга" җыенмый. Хакимиятләр белем бирү процессын югары уку йортларында эзлекле рәвештә һәм акрынлап үзгәртеп корырга ниятли. Һәм бу карар - килеп туган вәзгыятьтә бердәнбер дөрес карар.
Россиядә урта һөнәри белем бирү системасында креатив индустрияләр өчен кадрлар әзерләү концепциясе эшләнә. Аның бурычы – заманча стандартлар һәм алдынгы технологияләр нигезендә креатив индустрияләр өлкәсендә белгечләрне укыту өчен инфраструктура булдыру.
«Зур тәнәфес» конкурсының өченче сезонында катнашу өчен 4 миллионга якын кеше теркәлгән, дип хәбәр итә ТАСС, Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкога сылтама белән.
«Профессионалитет» федераль проекты төбәкләренең идарәче командаларын әзерләү буенча укытуның турыдан-туры этабы «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Сенеж» идарә итү остаханәсендә башланды.
Россия көнендә мәгариф министры Сергей Кравцов эш визиты белән Мелитопольдә булды. Ул педагогик җәмәгатьчелек һәм Запорожье өлкәсенең азат ителгән территорияләрендә урнашкан мәктәпләрне тәмамлаучылар белән очрашты.
Бүген, 2022 елның 14 июнендә, биология, чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә.
Кукмараның «Каенкай» балалар бакчасының «Кукморенок» командасы, мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре һәм тренер (тәрбияче) составында, Мәскәүдә узган «Россиянең инженер кадрлары» Бөтенроссия ярышлары финалында катнашты. Чара ВДНХ Ромостанциясендә узды. «ИКаРёнок – 2022» ярышларына илебезнең төрле төбәкләреннән 35 команда килде.