ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда быел җәй көне балалар лагерьлары 100% ка тутырылачак. Элегрәк Covid-19 пандемиясе аркасында гамәлдә булган чикләүләрнең бер өлеше бетереләчәк. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.

Татарстанда быел барлык балалар лагерьларында «Цифрлы гигиена» проекты эшли башлаячак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.

Татарстанда җәйге чорда 180 меңнән артык бала сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.

Татарстанда шәхси сак предприятиеләре балалар лагерьларында куркынычсызлыкны тәэмин итүгә 17 млн.сум тирәсе акча тотачак. Бу хакта республиканың яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә хәбәр итте.

Арча районында 2 нче мәктәп базасында «Җир Хартиясе кысаларында заманча социаль-экономик системаларның экологик куркынычсызлыгы» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Ел саен оештыручылар-Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе һәм Арчаның 2 нче урта мәктәбе.

Россиянең 42 төбәгендә җәйге каникуллар вакытында һөнәри юнәлеш бирүче мәктәпләр ачылачак. 10 меңнән артык бала 73 мәктәп һәм лагерьда узачак белем бирү программаларында катнашачак. Проект «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Татарстанда яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре Порталы аша беренче сыйныфка язылу өчен 35 мең гариза биргән. Бу хакта вебинарда «Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге» ДКУнең мәдәният, мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә цифрлы трансформация бүлеге башлыгы Булат Габдрахманов хәбәр итте.

Илнең 85 төбәгеннән меңнән артык катнашучы Мәскәүдә «Зур мәктәп пикнигы» – Россия мәктәп укучылары хәрәкәте фестивале уза торган Кунак ишегалдында җыелды. Ул ике көн дәвам итәчәк һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән оештырылган.

«Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә 20 майдан 24 майга кадәр «Профессионалитет» федераль проектында катнашучы көллият һәм техникумнарның уку төркемнәре кураторлары өчен белем бирү интенсивы узачак.

Иннополис Университеты базасында узган ачык ярышларда Татарстанның һәм Калуга өлкәсенең 53 мәктәбеннән 75 команда составында 148 укучы катнашты. Катнашучылар өч категориядә чыгыш ясадылар — төп, иҗади һәм спорт. Казан, Иннополис, Буа, Олы Кайбыч, Обнинск, Минзәлә һәм Биклән укучылары иң яхшылар дип табылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International