2025 елның 1 сентябреннән 5 сентябренә кадәр Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиков “Геройлар вакыты” махсус хәрби операциясендә катнашучылар һәм ветераннар өчен үсеш программасында белем бирү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында стажировка уза.
2 меңнән артык сәнгать һәм документаль картина, анимацион проектлар, танып белү һәм белем бирү программалары, шулай ук РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан каралырга тәкъдим ителгән картиналар "КИНОСФЕРУМ.РФ" балалар-яшүсмерләр контентының беренче милли платформасында тәкъдим ителде.
Казанның Киров районы 135 нче мәктәбендә СИБУР компаниясенең яңа бренд-зонасы ачылды. Ул укучыларны нефть-газ химиясе һәм нефть химиясе һөнәре белән танышу өчен кулай һәм уен формасында каралган.
“Мәктәп укучылары өчен мәдәният” ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында 15 сентябрьдә язучыларга һәм шагыйрьләргә - 2025 елгы юбилярларга багышланган “Рус классикасы хәзинәләре” бөтенроссия әдәби акциясе старт ала.
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эш сәфәре кысаларында А.С.Пушкин исемендәге 3 нче лицейда булды, быел лицейга капиталь ремонт ясалды.
2 сентябрьдән 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең өстәмә чоры башлана.
Рособрнадзор яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф оешмалары өчен вебинар үткәрде, аның барышында белем бирү сыйфатын бәяләү һәм 2025/2026 уку елында узачак чаралар турында сөйләде.
2025 елның 11 августыннан 28 августына кадәр «Пионер» балалар сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Республика мәктәптән тыш эш үзәге оештырган «Твой выбор» һөнәри ориентация сменасы узды.
Менделеевскида капиталь ремонттан соң «Бәләкәй гений» балалар бакчасы эшли башлады. Ул хәзер химик юнәлештә эшли бпашлаячак.
Казан азык-төлек һәм социаль туклану департаменты кадрлар җитмәү проблемасын хәл итү өчен дуаль һәм максатчан укыту программасын эшләтеп җибәрде.