ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бөек Җиңүнең 80 еллыгын һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланган «Җиңү картасы» мультимедиа проекты эшли башлады. Ул 12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен мәктәпләрдә, көллиятләрдә, югары уку йортларында, өстәмә белем бирү системасында, шулай ук гаилә каравында файдаланырга тәкъдим ителә.

Казанда мәгариф учреждениеләрендә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа эшен дәвам итә: бүгенге көндә 12 мәктәптә эшләр алып барыла. Иң флагман объектларның берсе - Гариф Ахунов урамындагы 35 нче лицейда мәктәп рестораны. Ремонттан соң, туклану зонасы 100 урынга диярлек артачак, шулай ук кулланылган савыт-сабаны  җыю өчен транспорт тасмасы барлыкка киләчәк. Ремонт эшләре барышын Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе бәяләде.


2
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Алабуга районы администрациясе бинасында мәктәп укучыларын алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләү тантанасы узды. 

 ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин механика көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды. Чара Яшел Үзән музыка театры бинасында узды.

Камал театрының яңа бинасында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия башлыгы Марат Әхмәтов татар теле һәм әдәбияты буенча бердәм республика имтиханын тапшырган чыгарылыш укучылары белән очрашты.

Н.В. Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте химия көллиятләренең милли рейтингын җитәкли. Әлеге уку йортын тәмамлаучылар эшкә урнашуның югары проценты һәм хезмәт хакының яхшы булуы белән аерылып торалар.

Яшел Үзән  шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицей тарафыннан гамәлгә куелган ассоциация  Россиянең 67  һәм чит илләр  мәгариф учреждениеләрен берләштерә, шул исәптән Белоруссия, Казахстан, Төркия, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Әрмәнстан һәм башка илләрдән.

Татарстан студентлары Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында интеграцияләнгән программа буенча югары белем ала алачак. Быел 12 абитуриент кабул итү планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф оешмасы ректоры Рафис Борһанов хәбәр итте.

Киңәшмәдә БДИ-2025 нәтиҗәләре турында мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләде.

 «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара мәдәни-мәгариф проекты кысаларында 7 июльдә «Культурная суббота. Краеведение» акциясе старт ала, ул Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International