ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Түбән Кама районында Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар. Башкарма комитет җитәкчесе Радмир Беляев инициативасы белән шәһәрдә яңа традиция салынган - мондый чыгарылыш укучыларына кыйммәтле бүләкләр тапшыру.

Казан федераль университетында быел бакалавриат һәм магистратура өчен 70тән артык яңа белем бирү программасы кертелде. Бу хакта КФУ ның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Екатерина Турилова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Казан дәүләт медицина университетында быел "Психология" әзерлек юнәлеше ачылды. Бу хакта КДМУ ның беренче проректоры Лайсан Мөхәрәмова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.

Казан дәүләт энергетика университеты һәм Казан дәүләт аграр университеты быел студентлар әзерләүнең яңа юнәлешләрен ачты. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

Казанда балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру эше актив дәвам итә, бу бигрәк тә җәйге каникуллар чорында актуаль. Ел башыннан 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 208 яшүсмер шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшкә урнашу мөмкинлеге алды, бу хакта эшлекле дүшәмбедә “ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәге”  директоры Тимур Муллин хәбәр итте.

Бөгелмәдә дәүләт йомгаклау аттестациясенә йомгак ясалды. Быел 15 гомуми белем бирү учреждениесеннән 374 укучы белем йортын тәмамлаган. Шуларның 83 чыгарылыш сыйныф укучысы республика һәм федераль дәрәҗәләрдәге уңышлары өчен медальләргә лаек булган.


1
июль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан югары уку йортларына быел бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча укытуның бюджет формасына кабул итү өчен 23,1 меңнән артык урын бүлеп бирелгән. Шул исәптән 413 урынны дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары алган. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

Чаллы хакимияте бинасында БДИда 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның укытучылары һәм мәктәп директорларының шәһәр  мэры Наил Мәһдиев белән очрашуы узды. Бу традицион чара чыгарылыш укучыларының гына түгел, ә югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән  педагогларның да хезмәтләрен бәяләү.

2024/2025 уку елында «Туган (татар) тел» һәм «Туган (татар) әдәбияты» фәннәре буенча бердәм республика имтиханын 32 укучы тапшырды. Шуларның берсе татар әдәбиятын сайлаган.

Якын араларда тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы гуманитар һәм социаль-икътисадый юнәлешләргә керүчеләр өчен мәҗбүри булмаячак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры урынбасары Дмитрий Афанасьев Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты утырышы барышында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International