2025 елның 5 июненнән 25 июненә кадәр Краснодар краеның Анапа шәһәрендә «Глобус» балаларны савыктыру лагере базасында нәфис юнәлешле республика конкурсларында җиңүчеләр һәм призёрлар арасында «Без бергэ» профильле сменасы узды.
Мәгарифне үстерү стратегиясен эшләү буенча стратсессиядә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча мәгариф системасының 50 меңгә якын күрсәткече бәяләнде. Шулардан 969 сайлап алынган, алар буенча РФ Хөкүмәтенең Координация үзәге, шулай ук барлык федераль министрлыклар һәм ведомстволар тармакның торышына мониторинг һәм бәя бирәчәк.
2024 ел белән чагыштырганда, 2025 елда Татарстанда профильле математика буенча БДИ тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары саны 1317 кешегә, физикадан - 400 кешегә, химия буенча - 218 кеше, биология буенча - 111 кешегә арткан.
"Эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турында" 2011 елның 04 маендагы 99-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә Рособрнадзор "Санкт-Петербург тышкы икътисади элемтәләр, икътисад һәм хокук институты"ның белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия гамәлен туктатты.
1 июльдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында «Туган (татар) тел» һәм «Туган (татар) телдәге әдәбият» фәннәреннән бердәм республика имтиханын тапшырган укучылар һәм аларның укытучылары белән очрашу уздырылачак.
Сингапурда югары сыйныф укучылары арасында киберкуркынычсызлык буенча узган беренче Халыкара олимпиадада (ICO) Россия командасы алтын медальләр саны буенча команда зачетында икенче урынны алды. Өлкән сыйныф укучыларын "Лаборатория Касперского" һәм Үзәк университеттан киберкуркынычсызлык өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр әзерләгән, дип хәбәр итә "Лаборатория Касперского" компаниясе матбугат хезмәте.
Алабугада “Университетская” мәктәбен тәмамлаучыларга урта белем бирү турында аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Укучылар арасында - Татарстан Республикасы шефлыгындагы Лисичанск шәһәреннән (ЛНР) белем алу өчен килгән балалар.
Ике ел элек "Казаноргсинтез" кадрлар әзерләүдә стратегик адым ясады - Казан милли тикшеренү технология университеты каршындагы Химия лицей-интернатында профильле СИБУР-класс ачты. Беренче нәтиҗәләр көтелгәннән дә артып китте: 2025 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының 80% ы БДИны 80 баллдан югарыракка тапшырды, ә 13е - химия тармагын сайлады.
26 июньдә Байлар Сабасында Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр” темасына милли белем бирү педагоглары өчен секция узды.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы сайтында 2025 елның 19 июнендә «Һәр гомуми белем бирү предметы буенча 2024/25 уку елында үткәрелгән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау нәтиҗәләрен раслау турында» 469 номерлы боерык басылып чыкты.