ЯҢАЛЫКЛАР


30
май, 2025 ел
җомга

Чаллы дәүләт педагогика университеты төзелүенә 35 ел тулуны билгеләп үтте. 

"Мәгариф: чынбарлык һәм перспективалар" XIII Халыкара ачык педагогик форумының пленар утырышы кысаларында Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм Патхумтхани шәһәрендә урнашкан Шинаватр университеты белән хезмәттәшлек турында килешүне имзалау тантанасы булды.

30 сентябрьгә кадәр мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабында катнаша ала. 

2025 елның 30 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру процессын оештыруны бәяләделәр.

Бүген Социаль сәясәт һәм Эксперт советының уртак утырышында депутатлар республикада балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыруга югары бәя бирде.


29
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Быел Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстаннан 558 укучы катнашты, шуларның 55 укучы җиңүче һәм 210 укучы призер булды.

“Татарстанның ел укучысы -2025” Казан шәһәренең 2 нче лицей-интернатында унберенче сыйныф укучысы Гимран Абдуллин булды. 

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышында мәктәп укучылары арасында химияне популярлаштыру инициативасын хуплады һәм «Физик-математик алгарыш» кебек махсус белем бирү проектын төзү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

28 майдан 4 июньгә кадәр Ташкентта (Үзбәкстан Республикасы) Әбу Райхан Бируни исемендәге химия буенча Халыкара олимпиада (ARBIChO 2025) узачак.

Татарстанда 5-11 нче сыйныф укучылары өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча конкурс уза. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International