ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Бөтендөнья сыйфат көнендә Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының «Сыйфатлы продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр үсешенә зур өлеш керткән өчен» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләү узды.

«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашучылар «Потомки Менделеева» химия лицеенда экскурсиядә булдылар.

18 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр илнең мәгариф оешмаларында Бөтенроссия психология атналыгы уза.

15 ноябрьдә Казанда «Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы» XI республика милләтара яшьләр форумы эшли башлады.

Түбән Каманың 37 нче лицее базасында укучылар, укытучылар һәм активистлар МХО катнашучыларына илле комплект яктырткыч һәм җылыткычлар әзерләгәннәр.

15 ноябрьдә, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы: "Коррупциягә каршы көрәштә катнашу" темасына дискуссия мәйданчыгы үткәрде.


18
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 11-17 ноябрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «IQ югары лигасы» республикакүләм профильле сменасы үткәрелде. 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм» грантын алуга конкурс уздырыла.

Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе вакытында Татарстаннан 169 меңнән артык бала һәм яшүсмер лагерьларда ял иткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International