ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллы дәүләт университетында «НГПУ Хәтер китабы»ның беренче битләре ачылды.

РФ Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен традицион Россия кыйммәтләренә туры килә торган уеннар һәм уенчыкларның бердәм исемлеген эшләргә планлаштыра.

2026 елның җәендә «Сәләт» лагерьлары 14 меңнән артык бала кабул итәчәк. Тематик сменалар Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырымдгагы сәламәтләндерү үзәкләре базаларында узачак.

Иннополис университетының Ясалма интеллект өлкәсендәге тикшеренү үзәге хезмәткәрләре кеше фикерләренә нигезләнеп ныгыту аша укыту (RLHF) нәтиҗәлелеген арттыруның яңа ысулын тәкъдим иттеләр.

Россиядә «ВЫЗОВ» (ЧАКЫРУ) киләчәк технологияләре өлкәсендәге милли премиягә гаризалар кабул ителә башлады.


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстан мәктәпләрендә яшь укытучылар саны әкренләп арта бара, әмма кадрлар кытлыгы проблемасы саклана.

Татарстанда укытучылар җитмәү проблемасын хәл итү өчен, профильле югары уку йортлары, көллият, техникумнарны тәмамлаган яшьләрне педагог һөнәренә җәлеп итәргә тырышалар.

187 нче күппрофильле лицейда «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ спорт министры Михаил Дегтярев һәм Тула өлкәсе губернаторы, "Физик культура һәм спорт" юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Дмитрий Миляев 24 февральдә Мәскәүдә физкультура укытучыларының Бөтенроссия съездын оештыру комитеты утырышын уздырды.

Түбән Кама мэры, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин белән берлектә капиталь ремонт үткәрелә торган 8 нче һәм №20 мәктәпләрдә булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International