ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 179нчы гимназиясендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресендә катнашты.

Казан кооператив институтында “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” Татарстан төбәк бүлеге һәм “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы оештырган батырлык дәресе узды.


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

«Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы нәтиҗәләре буенча Татарстанда 2026 елда 352 компетенция теркәлгән - бу ярышларны уздыру тарихында рекордлы күрсәткеч. 

Арча педагогика көллиятендә “Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык Ватаныбызны данлыйбыз!” дип исемләнгән тематик парламент дәресе үткәрелде.

20 февральдә Әлмәт районының Р.Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиясендә күренекле татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддинга багышланган республика педагогик укуларының йомгаклау этабы булды.

20-23 февраль көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. 

"Бердәм Россия" иҗтимагый ярдәм штабы Казан укучылары өчен «Моя карьера с Единой Россией» һәм "Игътибар! Һөнәр" проектлары кысаларында вертолет заводына экскурсия оештырды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Баулы шәһәренең М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында яшьармиячеләр балы булып узды, анда Баулы районының яшьармияче отрядлары вәкилләрен катнашты. 

21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә онлайн-марафон узды.

23 февральдә Мәскәүдә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының яңа сезоны старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International