Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Креатив индустрияләр көллияте модельләре нигезендә Урта һөнәри белем бирү системасында креатив индустрияләр өчен кадрлар әзерләү» проектын гамәлгә ашыру өчен пилот мәйданчыкларны сайлап алуны игълан итә. Сайлап алуның беренче этабында катнашу өчен гаризаны 28 гыйнварга кадәр тапшырырга мөмкин.
Узган ел ахырында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» боерыкны бастырып чыгарды. Исемлектә мәктәп, лицейлар, гимназияләр, үсеш институтлары һәм башка күп кенә белем бирү учреждениеләренең үзенчәлекләре, үз тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр.
Татарстан автономияле республикасы оешкан 1920 елда ук башкалабызда күн эшкәртү техникумы ачылган. Инкыйлабка хәтле Рәсәйнең күн үзәкләреннән берсе булган, күн эшкәртү фабрикалары гөрләп эшләп торган Казан өчен бик табигый вакыйга булган ул. Рухи тормышта барган үзгәрешләр белән бергә, илебездә уздырылган сәнәгать революциясе күн эшкәртү, күн өс һәм аяк киемнәре белгечләре әзерләүне, элеккечә, остаханәләрдә берәмтекләп түгел, уку йортларында күпләп укытып-өйрәтеп чыгаруны максат итеп куйган.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Артек» Халыкара балалар үзәге укучыларга үзләрен заманча медиапрофессияләрдә – теле - һәм басма журналистикадан алып блогингка кадәр сынап карарга мөмкинлек бирә. Медиапрограммалар Россиянең төрле төбәкләреннән 3000гә якын баланы үз эченә алыр дип көтелә.
14-17 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” савыктыру-белем бирү комплексы базасында Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 7-11 сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды.
14-15 гыйнвар көннәрендә Лениногорск районында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2021/2022 елгы сезондагы Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында дивизион этабы узды.
12-15 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Республика олимпиада үзәге Татарстанның 8-11 сыйныф укучылары арасында әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ һәм йомгаклау этабын үткәрде.
Казан укучылары 2021 елда «РТ-Инвест» компаниясе фандоматлары аша 1 753 кг пластик тара һәм 90 кг алюминий банка җыйды. Чималны кабул итү аппаратлары башкаланың 20 мәктәбендә тора – алар 2020 елның гыйнварыннан эшли башлады. Бөтен вакыт эчендә 275 000 шешә һәм алюминий банка җыеп эшкәртүгә тапшырылган.
12 гыйнварда «Театральное Приволжье» балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары фестиваленең округ этабына старт бирелде.
10-13 гыйнварда Татарстанда 7-11 сыйныф укучылары арасында француз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.