Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы боерык проектын эшләгән, аның нигезендә, урта махсус яки югары белем алган 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге чыгарылыш сыйныф укучылары вакытлыча эш сайлап алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак.
Расписание буенча ул 21 марттан 18 апрельгә кадәр узачак.
Вице-премьер Дмитрий Чернышенко фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Мәгариф министрлыгы, Финанс министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында "Вузга онлайн керү" суперсервисы эше буенча киңәшмә үткәрде.
Татарстан мәктәп музейлары «Мәктәп Җиңү музее» озак сроклы Бөтенроссия проектында катнаша һәм экспозицияләр булдыру буенча бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша ала. Җиңү музее республика оешмасы хезмәттәшлегенә чакыра.
Татарстанда 12-14 гыйнварда 8-11 сыйныф укучылары арасында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Яр Чаллыда Россиядә беренче югары Инженер мәктәпләренең берсен төзү планлаштырыла. Бу хакта «Бердәм Россия» Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең XXXVIII конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хәбәр итте.
2022 елның 1 мартыннан Россиядә мәктәпләр, колледжлар һәм югары уку йортлары өчен дәүләт аккредитациясен узу процедурасы гадиләштереләчәк. Премьер-министр Михаил Мишустин мәктәпләргә, вузларга һәм колледжларга дәүләт аккредитациясе процедурасын күп тапкырлар узарга туры килмәячәк дигән нигезләмәне раслады. Бу административ йөкләнешне киметәчәк һәм белем бирү оешмаларына төп эшләреннән аерылмаска мөмкинлек бирәчәк. Бирелгән яңа таныклыкның срогы чикләүләрсез булачак.
ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Биектау районында “Шаян” балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.
12 гыйнварда Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында Республика олимпиада үзәге оештырган бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларының республика һәм региональ этапларының йомгаклау этабы жюри рәисләре белән түгәрәк өстәл узды.
Казанда «Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының шәһәр этабы башланды.